Менделеевск районы суды җитәкчелеге алышынды
(Менделеевск, 11 гыйнвар, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары», Евгения Кожеева). Менделеевск район судының яңа җитәкчесе билгеләнде. Ул Денис Токтаров, Россия Федерациясе Президенты фәрманы белән әлеге вазифага 584 нче булып 2019 елның 6 декабрендә теркәлде.
Tatar-inform.tatar