Менделеевск районы суды җитәкчелеге алышынды
(Менделеевск, 11 гыйнвар, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары», Евгения Кожеева). Менделеевск район судының яңа җитәкчесе билгеләнде. Ул Денис Токтаров, Россия Федерациясе Президенты фәрманы белән әлеге вазифага 584 нче булып 2019 елның 6 декабрендә теркәлде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Денис Витальевичны хезмәт коллективына ТР Югары суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров тәкъдим итте. Әлеге чарада ТР Суд департаменты Идарәсенең начальник урынбасары Рамил Рамазанов, район башлыгы Валерий Чершинцев, Питрәч район суды рәисе Ирек Нәбиев, районның хокук саклау службалары җитәкчеләре, Кама буе регионының суд рәисләре катнашты. Җыелганнар яңа җитәкчегә уңышлар һәм хәерле эшләр теләделәр.
Билгеләнгәнгә кадәр Денис Токтаров Чистай район судында судья була.
Ул Чирмешәндә туып үскән. Россия ЭЭМ «юриспруденция» белгечлеге буенча Казан юридик институтын тәмамлаган. ТР атказанган юристы.
Исегезгә төшерәбез, 12 ел район судын Ирек Набиев җитәкләде. Ул Питрәч районы судьясы итеп билгеләнде.