Новости Уфы
Мы в Telegram
Добавить новость
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024
1
2
3
4
5
6 7
8
9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23 24 25 26 27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

2000 еллар легендасы Таһир Асыл Гәрәй: «Неформат» төшенчәсен әле дә аңлый алмыйм»

0 349
2000 еллар легендасы Таһир Асыл Гәрәй: «Неформат» төшенчәсен әле дә аңлый алмыйм»
Хәерле көн, Таһир! Сезне күрүебезгә шатбыз! Әйдәгез, башта сезнең иң танылган җырыгызны укучыларыбызның исенә төшерик әле. Соңгы елларда нишләптер сәхнәдән югалдыгыз. Кайчандыр мега популяр булган, татар тыңлаучыларына бик күп хитлар бүләк итеп, легенда дәрәҗәсенә җиткән шәхеснең шулай югалып торуы сәер, әлбәттә. Бу нәрсә белән бәйле? Русча әйткәндә, бу чорны «период творческого осмысления» дип атап була. Үткән этапларга йомгак ясагач, дөньяга карашлар үзгәрә бит ул, миндә дә шул чор булды дияргәдер. Ә 2013 елда мин кабат тамашачыларым янына кайттым. Соңгы хитым — «Күбәләк» җыры. Заман үзгәргәч, минем дә читтә каласым килмәде, яңадан башлап җибәрдем иҗатны. Дөньяга, иҗатка карашлар үзгәрә дип әйттегез. Сезнең үзгәреш нәрсәдән гыйбарәт булды соң? Заман үзенекен эшли. Бик күп нәрсә белән мин бәлки риза да түгелмендер, әмма заман таләп иткәч, җырчылар да үзгәрә. Дөресен әйткәндә, мин башта заманча ритмга кереп китәргә микән әллә дип уйлаган идем. Туктап калуым бәлки шуның белән бәйле булгандыр. Соңыннан уйладым да, үз йөземне, үз стилемне саклап калырга ниятләдем. Мине «мәхәббәт җырчысы» дип йөртәләр, шул стилемә тугры булып калдым. Димәк, сез иҗатыгызның хәзерге заманга ничектер туры килмәвен сизгәнсез, шулаймы? Дөрес аңлыйммы? Мин Айдар Галимов канаты астында матур гына иҗат итеп эшләдем. Бу эшне дәвам итәргә була иде, ләкин үз юлымны табасым килде. Казанга килеп, монда «Яшьлегем чишмәләре» дигән студия ачып эшли башладым. Оештыру моментлары белән йөреп, күп вакыт узды. 2013 елда, яңадан сәхнәгә кайтканда сезне кайчандыр шулкадәр яраткан аудитория көтә идеме соң? Сез аны кире җыя алдыгызмы? Беренче концертны 2013 елда Ульяновск шәһәрендә уздырдык, заллар тулы булды. Аннан соң Казанда филармониядә берничә концерт, Казанның 3-4 залында концертлар эшләдек. Шунда мин иҗатымны яраткан кешеләрнең күп булуын аңладым. Залларга минем яшьтәшләр җыелган иде. Хәзер өч буын минем иҗат белән таныш — безнең буын, безнең балалар һәм оныклар. Минем соңгы хитым 2017 елда чыкты, «Күбәләк» җыры. Ул бөтен дискотекаларда яңгырады, хит-парадларда җиңде. Аны бәләкәй генә балалар да җырлап йөри, сикереп бии. Миңа зал җыю кыен дип әйтә алмыйм, әмма тамашачым үзенчәлекле. Әгәр мин икенче стильгә күчеп, үзгәрсәм, бәлки, халык күбрәк тә җыелыр иде, ләкин ул ничектер үземне сату була иде. Ничек бар, шулай барсын, яраткан кеше килсен, алар миңа кызыграк. Кире сәхнәгә кайтканда беренче концерт Ульяновскида булды дидегез. Ни өчен Ульяновск? Ульяновскида татарлар бик күп.  Күп җырчы концертларын Ульяновскидан башлыймы? Юк, Ульяновскида татар концертлары бик күп. Ләкин сез Ульяновскидан башлагансыз… Гаилә шунда булгач, иҗат та шунда. «Өч курс медицина институтында укыганнан соң, ташлап, музыка училищесына кердем» Тормыш юлы турында сүз чыккач, биографиягезгә дә тукталып үтик. Сез бит Ульяновскида туып-үскән кеше түгел… Тумышым белән Башкортстаннан мин. Сез авыл егетеме, шәһәрнекеме? Авылныкы. Кыска Елга дигән авыл, Туймазы районыннан мин, бәләкәй генә матур авылдан. Әти-әни җырга-моңга бик якын булды. Әти гел гармун уйнап, моңланып утыра иде. Бәләкәй чакта өстәл астына кереп утырып җырлый идем, шул истә калды. Балачактан ук күңелдә, йөрәктә җыр бар иде. Мәктәпне бик әйбәт тәмамлап, медицина институтына кердем, педиатрия факультетында өч курс укыдым. Шунда гитара белән җырлар яза башладым. Һәм бер уй туды: укуны ташлап, музыка училищесына күчәргә. Моны әтиләр дә, укыган җирдә декан да бер дә хуплап алмадылар, каршы килделәр, уйлап кара диделәр, уйларга вакыт та бирделәр. Әмма мин карар кабул иттем, нинди табиб булырмын икән дип уйлый-уйлый, музыка юлын сайладым. Октябрьский шәһәренә музыка училищесына укырга кердем. Шуннан соң күп еллар Туймазыда татар драма театрында музыка бүлеге мөдире булдым, спектакльләргә музыка яздым. Шул вакытта Айдар Галимов белән танышып киттек, бер студиядә язылганда үзенә гитарачы булып күчәргә тәкъдим ясады. Шуннан соң аның белән эшләп киттек. Күп еллар Айдар белән эшләдем. Соңыннан Казанда эшләдем. Һәм бер чарада булачак тормыш иптәшем белән танышу насыйп булды, ул Ульяновскидан иде. Бу шәһәрдә төпләнүем шуңа бәйле, күченеп килдем. Ни өчен Башкортстанда калмадыгыз? Туймазы — бәләкәй генә шәһәр. Анда калсаң, иҗат итү кыен булыр иде. Ә Уфа? Элек Казан алдынгырак иде бит, гөрләп тора иде. Хәзер генә ул Уфа белән Казан тигезләште. Казанда иҗат итеп, масштаблырак проектлар эшлисе килде. Ул Мәскәүгә дә, Башкортстанга да якын. Монда берничә продюсерлык үзәге бар иде, диск, кассета чыгару мәсьәләләрен хәл итү җиңелрәк иде. Казанга омтылу — татарлыгыгыз белән дә бәйле түгелме? Шулайдыр. Хәзер инде Башкортстанда да татар телендә җырлауга бернинди каршылык юк, ә ул вакытта бәлки булгандыр. Хәзер Уфада концертларыбыз күп, тамашачы да бик күп. Уфада минем концертлар хәтта күбрәк тә үтә, заллар да ныграк тула. Казанда иҗат итү җаваплырак дип әйтәсем килә, Казанда концерт кую бик җиңел түгел. Укуыгызны ташлап, иҗатка килүегез — язмышыгызда кызыклы сәхифә. Соңыннан үкенмәдегезме? Үкенмәдем, чөнки минем медицинада алган белемнәрем үземә ярдәм итте. Анатомияне «бишле»гә биргән идем, ул бит инде медицинаның нигезе. Медицинада төп белемнәрне күп алдым. Әниемдә бәләкәй балаларны дәвалау сәләте бар, хәзер инде кабул итми, чөнки картайды. Һәм ни гаҗәп, үземдә дә шушы сәләт ачылды. Кешеләргә ярдәмем тия. Бу урында шуны да әйтим: музыка да медицина белән тыгыз бәйләнгән икән, ансыз дәвалау мөмкин түгел дип саныйм. «Татар сәхнәсендә йолдызлар җитми» Сез авыл егетеме, шәһәр егетеме дип сорадым. Беләсезме ни өчен? Чөнки иҗатыгыз стандарт түгел. Гадәттә, үзгәрәк кешене күргәч, бу мөгаен башка төбәктә, хәтта чит илдә үскәндер дип уйлыйсың. Ә сез гади авыл егете һәм бөтен татар җырчылары гармун белән синтезаторга җырлаганда сез сәхнәгә гитара белән килеп кердегез. Кайдан килә бу нестандартлык? Баян бастырып куйсаң, җиңелрәк булыр иде. Татар эстрадасының дәрәҗәсен төшереп әйтәсем килми, шулай да бер төрле җырлар, бер үк стильдә аранжировкалар, бер үк тавышлы җырчылар бик күбәйгән иде һәм мин дә шул юлга кереп китсәм, нәрсә була иде инде? Тавышны да үзгәртәсе килмәде. Миңа ни татарча, ни русча түгел, нинди җырлар бу, диләр иде. Тик менә күп вакыт үткәч, минем стильгә ихтыяҗ туды. Димәк, сез трендларны тоясыз. Ә менә хәзер татар эстрадасына нәрсә тәкъдим итәр идегез? Сәхнәдә йолдызлар бик әз. Ниндидер йолдызлылык җитми җырчыларда. Ул тумыштан буламы? Тумыштан була ул, аны ясап булмый. Күп җырчылар баеп бетә, ә дәрәҗәле клиплар төшерергә әллә акчаларын жәллиләр, әллә башлары эшләп бетми, халык өчен калсын дип уйлап бетермиләр микән. Татар, башкорт халкын моң, дәрәҗәле клиплар, яхшы концертлар белән күтәрик дип уйлау җитми. Татар, башкорт халкын моң, дәрәҗәле клиплар, яхшы концертлар белән күтәрик дип уйлау җитми. Арзан күренә дип әйтәсегез киләме дәрәҗә дигәндә? Әйе, арзан күренә. Чөнки аранжировкаларга, клипларга әз бюджет салына. Хәзер бит худсоветлар да юк. Кемнең башына нәрсә килә, шул темага җыр яза да, чыгара үзенең Ютуб каналы аша, яисә телевидение каналларына акча түли дә таныла. Тик бу чор барыбер мәңгелек түгел. Табигый сайланыш бар, барыбер моңлы, матур җырлар гына күңелдә калачак, шулар гына мәңгелек булачак. Шундый җырчылар гына соңыннан әйтәчәк мин җырчы дип. Аларга гына бәләкәй балалар карап өйрәнәчәкләр. Хәзерге вакытта татарлардан кемнең иҗатын игътибар белән күзәтәсез? Аерым әйтә башласаң… Аерым әйтсәгез иде. Фирдүс Тямаевны алыйк, анда күп нәрсә бар, ул шәхес. Рәхәтләнеп аның җырларын тыңлап, нинди энергетика белән үзен сәхнәдә тотканын анализлап, үрнәк алам. Кайбер чакта югалып та ала, кайбер чакта килеп чыга — Ринат Рәхмәтуллин. Аның җырлары да мәгънәле. Ришат Төхвәтуллинның моңлы, матур җырлары бик күп. Шул ук Филүс Каһировның. Айдар Галимовны күзәтеп барам. Салаватның җырларын яратып тыңлап барам. Элвин Грей турында да фикерегезне беләсе килә. Матур, халыкчан җырчы, безнең эстраданы күтәрде. Яңалык кертте. Мин башта аптырый идем, хәтта моның иҗатына кешеләр килә дип. Шулай да элекке моңлы җырларны заманча стильдә эшләп чыгаргач, молодец дип әйтәм. Сез молодец дип әйтәсез, әмма башка фикер дә ишетергә туры килә: Элвин Грей шушы җырлар белән манипуляция ясап, үзенә популярлык эшли. Беләсезме, бу аның гаебе түгел. Бүген шоу-бизнес шулай таләп итә. Манипуляция бар, дөрес, башка кеше ул җырларны күтәргән, ул җырлар инде чыннан да хит, Элвин Грей моны куллана. Нишләтәсең, заман рөхсәт итә. Моны законсыз әйбер дип әйтә алмыйм. Ләкин элекке җырларны бик күп җырчылар яңадан җырлап карады, ә югары дәрәҗәгә күтәрелгәннәре сирәк, чөнки җырны кабат күтәрү бик кыен. Худсоветлар турында әйтеп киттегез. Элек радиода эшләгән бер журналист күптән түгел искә төшерде ("Интертат"та бу материал чыкты да), проблеманы күтәрде, элекке худсоветлар сез әйткән Айдар Галимовны үткәрми торган булганна р. Бүгенге көндә бик популяр булган кайбер җырчыларның җырлары ул вакытта худсоветны чыннан да үтми иде. Ул, билгеле, худсоветта ул вакытта кемнәр утыруы белән дә бәйле булгандыр. Ә менә бүген татар халкының худсоветын булдырабыз, татар җырларын шушы худсовет аша үткәрәбез дигән бер тәртип чыкса, сез худсоветка кемнәрне тәкъдим итәр идегез? Худсовет булмас инде ул… Шулай да, кемне тәкъдим итәр идегез? Әйтә алмыйм. Ләкин ниндидер оешма барыбер булырга тиеш. Бөтенләй цензурасыз, бернинди фильтрсыз сәхнәгә чыгару, телевидениегә җибәрү дөрес түгел. Минем «Күбәләк» җырын алдылар бер радиога. Көндез куймыйбыз, кич куябыз дип әйтәләр. Чөнки неформат диләр. Мин аны хәзергә кадәр аңлый алмыйм, нәрсә ул формат һәм неформат. Теге сораудан тайпылмыйк әле. Әйтә алмыйм, дидегез. Худсовет юк — чөнки худсоветта утырырдай шәхесләр юк булып чыга түгелме соң? Тупикка килеп терәлгән хәл. Мин әйтәм инде, теория буенча, булырга тиеш ул худсовет. Теория буенча булганны күз алдына китереп уйлап карыйкчы, Таһир. Сездән худсоветка керердәй шәхесләрне әйттерәсем килә. Бу кешеләрне әйтәсем килми. Шул ук алда әйткән җырчылар лаеклы. Худсоветта җырчылар булсын, ә исем алган, кайдадыр утырган абзыйлар, апалар түгел. Үзләре үткән юлны аңлап, килгән кешегә ярдәм итәрдәй кешеләр булсын иде. Иҗатка якын, иҗатны аңлый торган кешеләр кирәк. Формат, неформат турында да сөйләштек. Минем катгый фикерем бар бу уңайдан: татар радиоларының репертуарын формат яисә формат түгел калыбы буенча билгеләргә ярамый дип саныйм. Чөнки безнең татар музыкасында стильләр төрлелеге чит ил сәхнәсе яисә рус сәхнәсе белән чагыштырырлык түгел әле. Ни өчен өч бөртек җырчыны формат, неформатка бүләргә? Сезнең фикерне дә беләсем килә. Мин килешәм. Казанда эшләгән бөтен радиода да шул сүзне ишеткән бар минем. Үзләре аңлата белмиләр, нәрсә ул формат һәм неформат. Бары тик модалы сүз бу. Әлбәттә, сез иҗат кешесе буларак планнарсыз тормыйсыздыр, ниндидер хыялларыгыз бардыр. Сизеп утырам, ничектер бик үзгә планнарыгыз да бар… Планнар бар. Сәхнәдә эшлисем килә. Сәхнәдә йөрәктән йөрәккә, кешене күреп, күзенә карап җырлыйсым килә. Концертларны сагындым. Бу ел минем юбилей елы, 55 яшь. Зур-зур концертлар куярга уйлап торам, заллар белән килешүләр төзи башладык. Казанда, Башкортстанда, Уфада концертлар ясыйбыз, инде программаны ясый башладым. Анда «Таһир-Зөһрә», «Розалар» кебек элекке хитлар да булачак. Бу минем өчен бер бик җаваплы чор. Бәлки, минем җырларны җырлаган кешеләрне дә чакырып, уртак концерт ясармын. Яңа җырларны да кертәсе, халыкка ишеттерәсе, күрсәтәсе килә. Шушы идея белән йөрим әле мин. Ниятләрегез тормышка ашсын дип теләп калабыз!



Туймазы

В Башкирии после рейда выявили восьмерых мигрантов, незаконно находящихся на территории России


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Җиңел машинадан берни калмаган диярлек».Туймазы районында коточкыч авариядә 3 кеше үлгән

Население Башкирии стремительно стареет: естественная убыль за два месяца выросла на треть

В ГИБДД Башкирии рассказали подробности аварии с тремя погибшими

Янгыннан малларын коткарганда фермер үзе дә пешкән: «Сарыклар яктылыкка дип утка йөгерде»

Новости Башкортостана

«Җиңел машинадан берни калмаган диярлек».Туймазы районында коточкыч авариядә 3 кеше үлгән

По запросу Баку в Москве незаконно был задержан известный российский политолог Михаил Александров

Новый транспортный хаб начали строить Казахстан, РФ и Китай

Тема дня: На «Госуслугах» можно будет получить статус многодетной семьи с 2025 года


В Башкирии пропал 48-летний Евгений Ежов

Башкирский характер: самые яркие достижения Радия Хабирова на посту главы республики

В Уфе уровень воды у Монумента дружбы поднялся до 4,5 м

Радий Хабиров и татары Башкортостана: о чем говорили на встрече с Главой республики


Әлфис Гаязов: «Безнең халык яшәгән җирләрдә «Казан кулы»ннан башка бер эш тә эшләнмәгән»

В Башкирии перед судом предстанет курьер, укравший более 670 тысяч рублей

Здесь творится настоящий ад: в Башкирии сообщили о районах и городах с большим числом алкогольных отравлений

В Башкирии загорелся тепловоз


Глава Башкортостана Радий Хабиров
Башкортостан

В Уфе Глава Башкирии Радий Хабиров выступил перед слушателями «Школы мэров»


Частные объявления в Туймазы



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Филипп Киркоров

Киркорова оштрафовали на 6 тысяч рублей из-за неуплаченного штрафа в 3 тысячи



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Туймазы на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Сотрудники Росгвардии Московской области написали «Диктант Победы»

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)

Концерт «Стихи войны и мира. Баллада о своих»

Младшая дочь Оксаны Самойловой и Джигана пошутила, что их сын приемный — как отреагировала звездная мама: «Чисто классика»


Самсонова победила Осаку и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Мадриде

Мирра Андреева установила новый рекорд на турнирах WTA-1000

Потапова всухую обыграла Шнайдер в 1-м круге турнира в Мадриде

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде


Laura Dern Is the Star of Roger Vivier’s New Short Movie

Paige Spiranac puts on busty display in plunging top as she lists the ‘things that drive me crazy’

NYU Hospital on Long Island performs miraculous surgery

Ryan Poles Needs A Last-Minute Review Of His Quarterback Scouting Notes To Ensure Nothing Is Missed