Добавить новость
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Янгыннан малларын коткарганда фермер үзе дә пешкән: «Сарыклар яктылыкка дип утка йөгерде»

0 1859

Бөре районы Вязовский авылы җирлеге эшләре белән идарә итүче Марина Фәйрүзова сүзләренчә, янгын чыккач, фермер хуҗалыгына башлык Роберт Бәйрәмов үзе килгән. Хәзер ул ялда икән, шуңа сөйләшеп ублмады. Марина Идрис кызы билгеләвенчә, Бахтыбай авыл Советы фермерга берникадәр ярдәм күрсәтәчәк.

Крестьян-фермер хуҗалыгы белән көн күргән Эдуард Гәрәев Бөре районында марилар гомер иткән Вязовский авылыннан. Милләте – мари, телефон аша сөйләшкәндә бу турыда аның горурлык хисләре белән әйткәне сизелде. Ул мал-туар күпләп асрый, чәчүлек җире дә бар.

  • Бөредә зур янгын: фермерның 8 бозавы, 80 сарыгы, 50 тавыгы тереләй янган

Билгеле ки, чебешен, каз яки үрдәк бәбкәсен мәче, кыргый кошлар алып китсә дә, авыл кешесенең күңеле төшә... Ә монда олы бер янгын. Ә монда… 8 бозау, 80 сарык, 50 тавыгы янган.

Фермерлык белән 2010 елдан бирле шөгыльләнәм. Болай 30 савым сыеры, һәрчак даими рәвештә 100 баш сарык асрадым. Кош-кортка килгәндә, элегрәк 100 якын каз тота идек. Әле казлар асрамыйбыз инде. Сату авыр. Туймазы шәһәрендәге инкубатор белән эшли идек. Аннан алдык, әмма килешүебез килеп чыкмады. Без җитештерүдән берникадәр керем процентын түләргә тиеш идек. Казларыбыз бик үсми, тиешле масса җыймый иде. Бәлки, токымнары шундый булгандыр яки башка факторлар тәэсир иткәндер, – дип сүзен башлады әңгәмәдәшем «Интертат» белән сөйләшкәндә.

Бәла-каза китергән зыян зурмы?

Моны инде әйтергә катлаулы… Санап, исәпләп булмый! Минем бөтен әйбер.... Запчастьләр, солярка, ашламалар, чәчүгә әзерләнгән ашлык – тулаем алганда күпмедер… 5 миллион чамасыдыр зыян. Гаражда бик күп запчастьләр саклана иде.

Абзарларыгыз, гаражыгыз, тагы нәрсәләрегез янды?

Гаражым, амбарым, сыерлар торлагы, мунча, бәдрәфләрем күмергә әверелде… Яшәгән йортыма гына зыян килмәде. Янгын сүндерүчеләр килмәсә, йортсыз кала идем.

Сарыклар шулкадәр күп асрагансыз, әллә Корбан бәйрәменә сатарга иде уегыз?

Корбан гаетенә сату әллә ни гөрләп бармый иде ул. Безнең авыл Советы биләмәсендә сарык асраучылар аз. Мариларда шундый гореф-гадәт бар бит – кеше үлгәч, аның кырыгына сарык суялар. Бөтен тирә-як халкы миңа килә иде сарыкка. Мин исә символик хакка гына сата идем. Гомумән, акча, керем артыннан кумыйм!

Мал-туарыгызны уттан коткара алдыгызмы соң?

27 баш сарыкны коткарып калдым. Аларга янгын бик каты зыян салды. Көчкә йөриләр. Кичә 12сен озата алдым – иткә саттым. Калганнарын да сатарга иде исәп. Янгыннан соң маллар сукырайды. Алар бит утка ыргылдылар

Янгында маллар ут эченә керә дигәнне ишеткән бар иде…

Әйе. Минем утар кебек, ике яктан ачык иде торак. Яктылыкка дип утка йөгерделәр...

Малларны коткарганда кулыгыз утта нык пешкән, дип язганнар иде. Хакмы бу?

Әйе, шулай. Терсәкләремдә – сулы шешләр бихисап... Ашыгыч ярдәм машинасы килгән иде, 2 дәрәҗә пешү, диләр. Госпитализациядән баш тарттым. Исән калган малларны хәстәрләргә кирәк, сыерларны саварга. Сыерларымның барысы да – 26 башы да исән-имин. Сөт саву аппаратым да янган иде. Бер кибет тотучы танышым шундый аппаратны бушлай бирде.

Якыннарыгыз ярдәм итәме?

Эшчеләрем юк. Балалар мөмкинлекләреннән чыгып ярдәм күрсәтәләр. Хатыным авырып вафат булды. Хуҗалык эшләрендә миңа бергә яшәгән хатын ярдәм итә.

Янгыннан соң ярдәм итүчеләр бармы сезгә?

Күпләр ярдәм итә. Акчалата да, материаллар белән дә ярдәмләшәләр. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе чәчүлек орлык белән тәэмин итәчәк. Мин 50 гектарлык җир мәйданында бодай, арпа чәчә идем. Чәчүгә әзерләнгән 20 тонна орлык янып бетте. Арпа, бодай бар иде.

Аңлавымча, крестьян-фермер хуҗалыгы алып баруны дәвам итәргә план корасыз?

Янгын чыкты, дип үлеп булмый бит инде! Ничектер яшәргә, акча эшләргә кирәк! Әле менә янгын җире тазартылды, төзәтү һәм төзелеш бара. Әкренләп, кулдан килгәнчә. Авыл кешесе өчен мал асрау – яшәешкә акча эшләү өчен бердәнбер чара бит! Әлбәттә, бик кыен… Тик шулай язган икән, берни эшләп булмый! Буласы булган бит! Исәнлек һәм сәламәт булуыбыз иң мөһиме.

Алга таба Эдуард ага сыерларын саварга вакыт җиткәнен әйтте.

Бу хакта сорамыйча булдыралмыйм. Татарстан районнарында сөт бәясе бик түбән булу күп шау-шу уятты. Күпләр бу күренешкә зарлана. Ә сездә бу хәлләр ничек? Сөтне кая тапшырасыз?

Сөтне Бөре кибетләренә тапшырам. Көненә 200 литр савабыз. Хакны үзем билгелим, чагыштырмача кыйммәт түгел. 1,5 литр өчен 85 сум…

Җавапларыгыз өчен рәхмәт! Хуҗалыгыгызны тиз арада тернәкләндерергә язсын. Иминлек булсын!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Туймазы на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.