Екатеринбургта татарларда тамбур белән чигү сәнгатенә багышланган күргәзмә ачыла
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). 16 мартта Екатеринбургта татарларда тамбур белән чигү сәнгатенә багышланган күргәзмә ачыла. Татарстан Милли музее төбәкара күргәзмә оештыруда катнашты һәм экспонатлар тәкъдим итте.
Tatar-inform.tatar