Түбән Новгородта «Милли көй» өлкә фестивале Хәйдәр Бигичевның 70 еллыгына багышланды
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Спас районы Бозлау авылы мәдәният йортында татар халык иҗатының «Милли көй» өлкә фестивале узды. Быел ул бөек татар җырчысы Хәйдәр Бигичевның 70 еллыгына багышланды һәм «Нижгарның моңлы сандугачы» дип аталды.
Tatar-inform.tatar