Нурлат районында яшь ярымлык сабый трактор покрышкасы эчендәге суда батып үлгән
24 августта Татарстанның Нурлат районында яшь ярымлык сабый су сибәр өчен кулдан ясап куйган савыт эчендә батып үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ»га хәбәр иткән.
Intertat.ru