Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12 13 14
15
16
17
18
19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Җөридә Питрау гөрләде: «Бу — бөтендөнья дәрәҗәсендәге бәйрәм»

0 395

Рөстәм Миңнеханов Мамадыштагы Питрауда: «Качып кына Питрау бәйрәмен күрергә бара идек»

Күпсанлы кунакларны, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләрне сәламлим. Иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Менә Советлар Союзы дәверендә, без качып кына Питрау бәйрәмен күрергә бара идек. Бүген мондый югары кимәлдәге бәйрәм тантанасын ил күләмендә дә эзләп табуы авыр. Әлеге искиткеч бәйрәмне оештыручыларга аерым рәхмәт. Бу – бөтендөнья дәрәҗәсендәге бәйрәм», — дип ассызыклады Рәис чыгышы вакытында.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бәйрәмне яхшы оештырганнары өчен Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитинга да рәхмәт сүзләре ирештерде.

Республика Рәисе алдынгыларга дәүләт бүләкләрен, ансамбльләргә сертификатлар тапшырды.

Питрау барышында танылган сәхнә йолдызлары, фольклор ансамбльләр чыгыш ясады. Төрле ишегаллары эшләде.

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин: «Питрау Татарстанның мәдәни байлыгына әверелде»

Сезне Мамадыш җирендә, Җөри авылының матур Тырлау аланында чын күңелдән сәламлим, ул безне инде күп еллар дәвамында керәшен йорты кебек җылы кабул итә. 27 ел эчендә бу вакыйга күпмилләтле Татарстанның мәдәни байлыгына әверелде, уникаль традицияләрне яңартты. Кадерле дуслар, карендәшләр, 27нче Республика керәшен мәдәнияте фестивале кунаклары! Быелгы бәйрәмебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында үтә. Бәйрәмебездә керәшен фольклор ансамбльләренең, җырчыларының чыгышлары, төрле ярышлар һәм конкурслар ватанпәрвәрлек рухындагы чыгышлар белән үрелеп бара, — дип ассызыклады муниципалитет башлыгы Вадим Никитин.

Район җитәкчесе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Ивановка һәм республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Иван Егоровка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Бүген безнең белән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез, аларның якыннары да бар. Сезгә сабырлык, тизрәк Җиңү белән туган якка әйләнеп кайтуны телибез. Алга таба да Питрауның асылын саклап калыйк, аның үзенә генә хас булган аерым энергетикасы, чын йөрәктән ургылып чыккан моңлы җырлары һәм дәртле биюләре, халкыбызның бердәмлеге беркемне дә битараф калдырмас. Бәйрәм рухы һәрберебезнең күңеленә барып җитсен, якты хатирә булып озак саклансын. Бәйрәм белән, — диде район башлыгы.

Чыгышы барышында ул районның даими үсештә булуын да билгеләп үтте.

Хәзер безнең җәмгыять традицион кыйммәтләргә тугрылык күрсәтә. Бердәм хезмәт нәтиҗәсендә Мамадыш районы социаль-икътисади тармакның барлык өлкәләрендә дә тотрыклы үсеш кичерә. Төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният һәм башка өлкәләрдә казанышлар яулана, — дип белдерде ул.

«Милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау, яшь буынга ирештерү өстендә хезмәт куябыз»

Чара бер сәхнәдә Татарстанның 21 районыннан һәм Россиянең 4 төбәгеннән (Чиләбе һәм Самара өлкәләре, Башкортостан Республикасы, Удмуртия Республикасы) 50дән артык фольклор коллективын җыйды.

Комазан Башы авылына 41 ел элек Җөридән килен булып төшкән, озак еллар дәвамында авылның мәдәният йортын шаулатып-гөрләтеп эшләүче Мария Андреева белән сөйләшеп алырга булдым. Әнә бит ничек күңелле итеп керәшен ишегаллары янында халыкны каршылап тора иде ул җитәкчелек иткән фольклор ансамбле.

Без Мамадыш районының Комазан Башы авылыннан булабыз. Безнең «Карендәшләр» ансамбле 2000нче елдан ук оешты. Шул көннән бирле халык күңелен күреп эшлибез. Өлкәннәребез инде бүгенге көндә юк. Төрле шәһәрләрдән – Казан, Чаллы һәм Түбән Камалардан туган якка кайтып төпләнүчеләр йөри безгә. Авылыбыз да бик матур, елдан-ел йорт-куралар төзекләндерелә. Ансамблебез белән үзебезнең милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау, яшь буынга ирештерү өстендә хезмәт куябыз.

Мария Ильинична, иҗат коллективыгыз өчен күбрәк нинди җырлар сайлыйсыз? Һәм Питрау сезнең өчен нинди бәйрәм микән?

Без күбрәк Комазан Башы әбиләренең борынгы җырларын сайлап җырлыйбыз. Мәсәлән, «Кодалар көе»без бар. Аннан соң аш-суларда җырлана торган җырлар һәм такмаклар. Питраудан бер ел да калганыбыз юк. Ел саен аның үзәгендә кайныйбыз. Питрау – керәшеннәрнең иң зур, елга бер генә килә торган бәйрәме бит! Пётр белән Павел хөрмәтенә аталган ул. Питрау уңаеннан илебезгә тынычлык телисем килә. Бар җиһанда иминлек урнашсын иде. Яу кырындагы егетләребез исән-сау гаиләләре янына әйләнеп кайтса иде. Иң зур байлык – сәламәтлек! Барыбыз да сау булыйк. Балаларыбыз исән булсын, тынычлыкта һәм рәхәтлектә яшәсәк иде.

Станислав дәдәй Сергеев, «Карендәшләр» ансамбле гармунчысы:

Мин 13 яшьтән үк гармунда уйный башлаган идем, һаман уйныйм әле, туктаган юк! Совет Армиясе сафларыннан кайткач, Чаллыга төзелешкә киттем. Яшьләр каласында 46 ел автобус шофёры булып эшләдем. Чаллы күзгә күренеп үсеш алды, төзелә торды. Ул шәһәрдәге һәр өйнең кайчан төзелгәненә кадәр беләм бит. Бөтен төзелеш минем күз алдымда булды. 5 завод төзелде! Шул истә калган. Пенсиягә чыккач, авылыма кайттым, 6 ел инде авылда яшим. Бакча үстерәм, крыжовниклар, алмагачлар, төрледән-төрле яшелчәләр мул уңыш белән куандыра. Җыр-моңны яратам, аеруча үзебезнең керәшен көйләрен. Чаллыда яшәгән вакытта ул авылга кайтасым килде. Минем өчен Питрау – иң зур һәм иң күңелле бәйрәм. Шатлык тантанасы. Елның-елында көтеп алабыз. Җөригә ашкынып киләбез. Авыл көннәрен, Сабан туйларын да бик нык күңелле иттереп уздырабыз.

«Халык өчен шундый олы бәйрәм»

Чара барышында шулай ук Мамадыш районының абруйлы журналисты, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Россия Федерациясе һәм Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы Алсу Спиридонова да фикерләре белән уртаклашты.

Алсу апа, сез бит Питрау бәйрәме үткәрелә башланган гына заманнардан аны яктырткан, данын еракларга тараткан журналист һәм бүгенге көндә оста блогер да!

Керәшеннәрнең Питрау бәйрәме бездә үткәрелә башлаганнан бирле мин аны яктыртып йөрим. Үземнең ирем дә керәшен, керәшен хатыны бит мин. Җанымның яртысы керәшен, дигәндәй. Бик яратам җәйнең шундый кояшлы айларында, җәйнең эссе челләсендә үткәрелә торган шушы бәйрәмне. Мондагы рәхәтлек, биредәге хозурлыкны сөйләп кенә, язып кына бетерә торган түгел! Баштарак зур булмаган форматта гына уздырыла башлаган иде. Моның масштабын күзаллау гына да ни тора. Монда 50-60 меңнән артык кеше килде. Халык өчен шундый олы бәйрәм, керәшеннәр рәхәтләнеп бәйрәм итеп күрсәтә.

Күреп, белеп торабыз. Ел саен Питрауның масштаблары да зурая, катнашучылар һәм гомумән, тамаша гына кылырга килүчеләр географиясе дә киңәя бара.

Моннан да күркәм бәйрәм юк дөньяда. Әлбәттә, елдан-ел Питрауның киңрәк масштабларда үтүенә дә шатланам. Нинди генә милләт вәкилләре килми. Һәм һәр кеше бу бәйрәмне яратып, үз итеп китә. Шундый ихлас шатлыклы, чын күңелдән үткәрелә торган бәйрәм тантанасы. Зур вакыйга бит, Юлай!

Питрау кунакларын бәйрәм үзенчәлекләре белән Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан һәм Алсу Спиридоновларның кызы Алисә Әгълиева таныштырды һәм прологны алып барды.

  • Алсу Спиридонова – «Татмедиа» АҖ «Мамадыш-информ» мөхәрриятенең матбугат ветераны, «Мамадыш районы алдындагы казанышлары өчен» медале иясе һәм республика журналистларының «Бәллүр каләм» премиясе лауреаты.

«Гөргери дәдәйнең батырлыгын шоу-тамаша итеп күрсәтүләре таң калдырды»

Питрау бәйрәменә Татарстан районнарыннан килүче тамашачылар да бар иде.

Бик күптәннән Питрау бәйрәмен күрәсем килә иде. Ниһаять, Аллаһы Тәгалә шушы искитмәле бәйрәмне күрергә насыйп итте. Без Актаныштан ике автобус белән килдек. Районның төрле өлкәләрендә эшләүчеләр белән юлдашлар булып, бергәләп аралашып килдек. Үзем керәшен халкын бик нык хөрмәт итәм. Аларның матур-матур җыр-биюләрен, дәртле такмакларын яратып карыйм. Һәм үзем дә яшьлектә смотрларда керәшен биюләрен башкарган кеше буларак та хәрәкәтләрен, осталыкларын күзәтәм. Мине иң беренче чиратта, Питрауның прологындагы Гөргери дәдәйнең батырлыгын шоу-тамаша итеп күрсәтүләре таң калдырды, – дип сөйләде Актаныш үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәндия Гайнанова.

Фәндия апа, Питрауда иң ошаганы нәрсә булды икән сезгә?

Прологта күрсәтелгән Гөргери дәдәйнең каһарманлыгы – яшь, киләчәк буыннарга бик матур тамаша итеп бирелде. Шулай ук Татарстаныбыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның чыгышы да истә калырлык булды. Бик матур итеп оештырылган соклангыч бәйрәмне тамаша кылабыз. Шулай керәшен халкы мәдәниятен бөтен тулылыгында күрсәткән ишегалларында авыллардан килгән фольклор коллективларның чыгышлары да ошады. Шуннан соң кичке уеннар, «Димче почмагы» эше дә кызыклы итеп оештырылган иде. Мәйданчыклар шулкадәр күп иде. Һәркайсында булып, мохитен тоясы килде. Оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Күпме көч, күпме вакыт сарыф ителгән. Мин үзем дә мәдәният тармагы өчен җан атып хезмәт куючы буларак бик яхшы аңлыйм. Бер генә чыгыш өчен дә ничә айлар, ничәмә көннәр репетицияләр барганын да беләм. Шундый зур дәрәҗәле бәйрәм тамашасы өчен Мамадыш районы халкына рәхмәт яусын.

«Керәшен чибәре-2025» титулын Ариана Кадырова яулады

Питрауның иң гүзәл мизгелләре – мөгаен да «Керәшен чибәре»ндәдер. Быел бәйге финалында 6 кыз катнашты. Бик матур күренеш, икенче ел рәттән инде Башкортстан керәшеннәре мәдәниятен күрсәтеп, Бакалы районы данын яклап Лиана Маркова уңышлы һәм лаеклы чыгыш ясый. Ифрат күп сәләтләргә ия булган якташым буш вакытларында бию, йога һәм сәяхәт итү белән мавыга.

Берникадәр дулкынланам да, шул ук вакытта горурлык хисләрем дә ташып тора. Ел саен килеп йөреп булмас, башка килмәскә исәбем. Үземнең Башкортстан керәшеннәрен тәкъдим итүем белән чиксез горурланам. Минем белән җан атучыларым төркеме – Бакалының «Сөнәкәй» ансамбле дә килде. Алар минем белән чыгыш ясый. Бу бәйге үзгә бер сынау керәшен кызлары өчен – дип сөйләде Лиана.

18-28 яшьлек кызлар катнашкан әлеге дәрәҗәле конкурста Татарстан күләмендәге «Керәшен чибәре» титулын Ариана Кадырова (Мамадыш районы) алды. Ә кенче урынга – Ангелина Мухина (Питрәч районы), өченче урынга – Лиана Маркова (БР, Бакалы районы) чыкты. Аннан соң аерым Мамадыш муниципаль районының «Керәшен чибәре» титулына ия булучылар да ачыкланды. Беренчелекне Арина Трушова яуласа, икенче урынга Кристина Грибакова лаек булды («Мисс Татарстан» бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясавы хәтеремдә калган). Шулай ук, аерым номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде: Арина Трушова (Мамадыш районы) – «Онлайн Керәшен чибәре», Кристина Грибакова – «Иң сөйкемле» һәм Анита Давыдова (Кайбыч районы) – «Иң уңган» буларак хөрмәтләнделәр.

Фото: Мамадыш районы хакимиятенең матбугат хезмәте

https://vk.com/mamadysh.tatarstan

Ә инде агымдагы елда Питрау бәйрәменең хедлайнеры – Денис Мәйданов булды.

Керәшен халкы белән горурланып кайттым

Үзем үскән Башкортстанның Чакмагыш районы – күпләп керәшеннәр яшәгән Бакалы районына терәлеп тора. Шуңадырмы, ничектер һәрвакыт керәшен мәдәниятен үз иттем. Питрауда инде 3нче ел эшләсәм дә, аның программасының шулкадәр бай булуына һаман да шаккатам. Керәшен халкының үз мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен искиткеч дәрәҗәдә саклаулары, хәзер инде илкүләм дәрәҗәгә ирешкән бәйрәм үткәрүләре, якташларымның чыгышлары белән дә аеруча горурланып кайттым.

Аерым рәхмәт сүзләрен язып үтәсем килә, Мамадыш районы башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Кадыйровага да. Нәкъ аның тырышлыгы һәм матбугат вәкилләренә карата булган игътибары нәтиҗәсендә Питрауны бөтен тулылыгында күзаллыйбыз һәм күрәбез.

Ә хәзергә керәшен иптәшләр әйтмешли, «Питрау җитте, җәй бетте», җәй көзгә таба авыша башлады.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Татарстане появятся новые глэмпинги и экоотели благодаря нацпроекту

"Не берите этот сыр даже по акции - он теперь в черном списке": Роскачество проверило популярные бренды сыра


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.