Зәйнең хоккей буенча яшүсмерләр командасы республика беренчелегендә өченче урын алды
(Зәй, 1 март, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). 29 февраль-1 март көннәрендә Казанда 2003-2004 елгы балалар командалары арасында Татарстан беренчелегенең финал ярышлары узды. Анда Зәйнең «Яшьлек» командасы башкала уенчыларына гына оттырып мәртәбәле өченче урын яулады.
Tatar-inform.tatar