Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда мәдәният йортларын үстерү хакында сөйләде
0
85
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партия рәисе Дмитрий Медведевның иҗтимагый бүлмәсендә онлайн-кабул итү үткәрде.
Анда район һәм авыл мәдәният учреждениеләре челтәрен үстерү турында сөйләде. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кайбер җирлекләрдә яшәүчеләр Мөхәммәтшинга мәдәният йортларын ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Парламент башлыгы әйтүенчә, күп кенә объектлар (Тукай районындагы Яңа бистә мәдәният йорты, Алексеевск бистәсендәге мәдәният йорты, Буа районының Алших авылы клубы һәм Саба районындагы Туган якны өйрәнү музее) 2022 һәм 2023 елларда төзекләндереләчәк.
Әлмәт районының Ямаш авылыннан Иван Тимофеев һәм Мамадыш районының Кече Кирмән авылыннан Фарил Дөлмиевнең шул хактагы сорауларына җавап биреп, Фәрит Мөхәммәтшин әлеге авыллардагы объектларны республика программасына кертү турында заявкалар булмавын билгеләп үтте. Ул район җитәкчелеге белән бергә тиешле документлар әзерләргә һәм аларны ТР Мәдәният министрлыгына тапшырырга киңәш итте.
Балтач бистәсеннән Рәзинә Сәләхетдинова райондагы авыл клубларын интернетка тоташтыру мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорады. Аның сүзләренчә, райондагы 45 клубның бары тик алтысы гына интернетка тоташтырылган. Фәрит Мөхәммәтшин аңа 2021 елда 458 мәдәният учреждениесенең интернетка тоташтырылуы, хәзерге вакытта РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының әлеге юнәлештә актив эшләве хакында хәбәр итте.
Туры элемтәгә кергән татарстанлыларга актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдереп, ТР Дәүләт Советы Рәисе барлык мөрәҗәгатьләрнең «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге контролендә булачагын искәртте.
Фәрит Мөхәммәтшин республика гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән сөйләшкәндә билгеләп үткәнчә, 2022 елда капиталь ремонт эшләренә республика бюджетыннан 300 миллион сумнан артык акча бүлеп бирү каралган.
«Республика җитәкчелеге социаль программа һәм проектларны финанслау белән бәйле барлык бюджет йөкләмәләрен дә үтәячәк, — диде ул. — Шул исәптән авыл мәдәният йортлары төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлауга кагылышлы проектларны да. Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә килгәндә, районнардан тиешле документлар һәм заявкалар булган очракта аларның барысын да үтәргә мөмкин. Бары тик бүленгән акчаларның максатчан үзләштерелүен контрольдә тотарга гына кирәк».