Мөхәммәтшин: Йорт хайваннарын асрау мәсьәләсе буенча Думага янә мөрәҗәгать итәчәкбез
0
271
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының йорт хайваннарын асрауга кагылышлы закон чыгару инициативасы белән Дәүләт Думасына кабат мөрәҗәгать итәчәген искәртте. ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында ул шулай дип белдерде.
«Узган җәйдә Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы тәртибендә Дәүләт Думасына хайваннарын теркәү, борынчыктан башка урамда йөртүне тыю, ауланган этләрне уен мәйданчыклары, балалар бакчасы, мәктәп һәм хастаханә территорияләренә кабат кайтарырга ярамавы турында федераль законга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде. Кызганыч ки, кайбер формаль нигезләмәләр буенча федераль закон чыгаручылар бу мәсьәләдә безне хупламады», — диде парламент башлыгы.
Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин күрсәтмәсе белән эшче төркем төзелгән, аның составына федераль парламентның түбән палатасына Татарстаннан сайланган депутатлар — Айдар Метшин һәм Татьяна Ларионова да кергән.
Парламент башлыгы сүзләренчә, узган ел социаль челтәрләрдә әлеге темага 1 447 мөрәҗәгать теркәлгән, бу 2020 елга караганда 42 процентка күбрәк. Медицина оешмаларына 6 837 кешедән эт тешләүгә бәйле мөрәҗәгать килгән.
«Кайбер районнарда вазгыять бик катлаулы. 100 мең кешегә эт тешләү очраклары буенча Югары Ослан, Спас һәм Лаеш районнары антилидерлар рәтендә. 2021 елда Биектау районында мондый очраклар — 5,7, Әтнә районында 3,2 тапкыр арткан. 17 район — „кызыл зона“да», — дип искәртте ул.
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Азнакай, Чирмешән, Аксубай, Саба, Мамадыш, Әтнә, Менделеевск, Апас, Ютазы, Кукмара, Сарман, Мөслим, Әлки районнары һәм Чаллы шәһәре «яшел зона»га кергән. «Аларда эш билгеле бер системага салынган», — диде ул.
2014 елда Татарстанда «Татарстан Республикасында йорт хайваннарын асрауда аерым мәсьәләләр турында»гы республика законы кабул ителде.