Мамадыш районында йөк ташый торган кранга бәрелгән машина пассажирлары үлгән
0
132
![Мамадыш районында йөк ташый торган кранга бәрелгән машина пассажирлары үлгән](https://intertat.tatar/attachments/ade7748bfc7ed7d275b1dad19cf254a065069c0f/store/fill/780/440/c8daafd5b947ec7b0e4f0828c2156b4921ea809a683757996138013840b5/cd0bd1854bd0362df043abddf95c39b0%5B1%5D.jpg)
Бүген М7 федераль трассасында Мамадыш районында юл һәлакәте була. Биредә «Хендай Старикс» минивэн машинасы йөк ташый торган кранга бәрелә. Бу турыда « Татар-информ » хәбәр итте.
Минивэн салонында ике пассажир һәлак була, кран йөртүчесе кабинада кысылып кала.
Эчке эшләр министрлыгында ачыклык керткәнчә, минивэн салонында алты кеше булган. Якынча белешмә буенча, җиңел машина йөртүчесе идарәсен югалткан һәм каршы як полосага чыккан. шунда ул кранга барып бәрелгән.