Биологик калдыкларны утильләштерүне киләсе елда барлык районнарда кертү бурычы тора
0
196
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Биологик калдыкларны утильләштерү программасын киләсе елда республиканың барлык районнарында гамәлгә ашыру ниятләнә.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә быел 1 мең тоннага якын биологик калдык утильләштерелгәнен әйтте.
Биологик калдыкларны утильләштерү программасы бүген республиканың 19 районында гамәлгә ашырыла. Бу Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Арча, Балтач, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Тукай, Теләче районнары.
«Бөтен районнарга да шушы эш тәртибен кертергә телибез. Киләсе елга шушы бурычны куябыз», — диде Илдар Ногманов.
Ул шәхси хуҗалыклар өчен бу хезмәт бушлай булганын искәртте. Шулай ук, программа нәтиҗәсендә, үләт базлары, битермик чокырлар кими. Быел бер яңа чокыр да төзелмәгән. «Биотермик чокырлар төзелергә тиеш түгел. Россиянең күп кенә субъектлары кызыксына. Безнең тәҗрибәне алмакчы булалар», — диде ул.