«Мин-татар, чөнки…» конкурсының җиңүчеләре билгеле
0
689
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр «Мин-татар, чөнки…» дип аталган конкурс уздырды. Анда катнашучылар «Мин-татар, чөнки…» дигән җөмләне дәвам итеп инстаграмга видеоязма куярга тиеш иде. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конкурска 150 дән артык эш килде. 6 яшьтән алып 84 яшькәчә булган татарлар катнашты. Татарстан, Башкортстан Мари Эл, Чувашия Республикалары, ХМАО Югра, Пенза, Түбән Новгород, Самара, Оренбург өлкәләре, Сахалин, Мәскәү, Казахстан, Бельгия, Чикагода яшәүче милләттәшләр видеолар яздырган. «Конкурста катнашкан барлык милләттәшләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Җюри алар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алды. Аларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылачак. Бүләкләү тантанасына багышланган чараның кайда һәс кайчан булачагы хакында соңрак хәбәр итәрбез», диелә конгресс хәбәрендә. «Мин-татар, чөнки…» конкурсында Рәхмәт хатларына лаек булучылар:
Айгөл Камилла Тимчишин (АКШ, Чикаго, 34 яшь)
Хәдичә Якупова (Пенза өлкәсе, Урта Әләзән авылы, 13 яшь)
Хәят Нуруллина (Яшел Үзән шәһәре, 6 яшь)
Рамис Яһудин (Оренбург шәһәре)
Салаховлар гаиләсе (Актаныш районы)
Рим Камалов (Кыргызстан, Бишкәк шәһәре, 83 яшь)
Әлмәт районының Бишмунча мәдәният йорты
Умар Хәсәнов (Башкортстан, Туймазы районы, Кәкребаш авылы, 10 яшь)
Салих Газизов (Казан шәһәре, 7 яшь)
Айнар Хәлиуллин (Минзәлә шәһәре, 14 яшь, шәп)
Раилә Фәхретдинова (Чүпрәле районы, Иске Кәкерле авылы, 14 яшь)
Айсылу Вәлиева (Мамадыш шәһәре, 7 яшь)
Равия Мусина (Мари Эл Республикасы)