Мамадыш районы Җөри авылында Питрау бәйрәме башланды
0
127
(Мамадыш, 17 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Әлеге минутларда Мамадыш районы Җөри авылында Питрау бәйрәме башланып китте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә рәсми кунаклар төркеме бәйрәм мәйданчыкларын күзәтеп чыкты. Кунаклар арасында ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев. «Ак Барс» Холдинг компаниясе җитәкчесе Иван Егоров һәм башкалар бар.
Быел Питрау 22нче мәртәбә уздырыла. Бәйрәмнең максаты — керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен, гореф-гадәтен, йолаларын саклау һәм таныту.
Бәйрәмдә «Әкият» балалар мәйданчыгы, «Остаханә», «Димче Гөрпи почмагы», «Керәшен ишегалды», «Табигать хәзинәсе», «Тәпи» чишмәсе җырлары, Питрау музее, «Җәшләр җыены» яшьләр мәйданчыгы эшли. Яшьләр «Керәшен чибәре» бәйгесендә катнаша, халык җырларын, биюләрен башкаруда үз осталыкларын күрсәтеп, үз халкының гореф-гадәтләре һәм тарихы белән уртаклаша.
Бүген бәйрәм сәхнәсендә 22 районыннан һәм Россиянең өч төбәгеннән 50 иҗат коллективы чыгышы, Татарстанның эстрада артистлары концерты көтелә. Чара программалары төнге икегә кадәр планлаштырылган.