Мамадыш районында ике малай дистәдән артык елан йомыркасы тапкан
0
149
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Мамадыш районы Югары Кыерлы авылына әбиләренә җәйге каникулга кунакка кайткан малайлар елан йомыркасы тапкан. Бу турыда «Арск-информ» хәбәр итә. 11 яшьлек Илсаф Зиннәтуллин белән Рөстәм Гыйниятуллин каз бәбкәләре саклаган вакытта үзләренә кызыну өчен комлык ясарга булалар. Бакча артында төзелештән калган комлыкны чистартып, «пляж» ясаганда ком эченнән вак кына мәрҗәнгә охшаган башта 12, аннары биш «шар»лар тәгәрәп килеп чыга. Малайлар тиз генә Зөлфия әбиләрен чакырып, нәрсә икәнлеге белән кызыксыналар. Әбиләре гомер күрмәгән әйбернең ни икәнен, күршедәге укытучы Вакыйф Исмәгыйлевтан сораша. Болар елан йомыркалары булып чыга. Йомырканың икесенә зыян килгән. Ә калганнарыннан чыгачак елан «бәбиләре» бу эсседә озак көттермәс. Малайларның шатлыклары эчләренә сыймый. «Ни икәнен белгәч шаккаттык! Шундый матур бит! Атна ахырында әти-әниләр Казаннан кайткач аларга күрсәтәбез дә йомыркаларны болынга илтәбез», — диде малайлар.