Татарстанда дәүләт программасы буенча 8 гидротехник корылма төзекләндереләчәк
0
270
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «Табигать ресурсларын яңадан җитештерү һәм куллану» федераль программасы ярдәмендә Татарстанның Яшел Үзән, Алабуга, Кукмара, Нурлат һәм Буа районнарында гидротехник корылмаларга капиталь ремонт үткәрелә.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, эшләрнең гомуми бәясе 62,6 миллион сум тәшкил итә.
«48 су объектында яр буе линияләре, су саклау зоналары һәм яр буен саклау полосаларының чикләре билгеләнә. Эшләр Мамадыш районының – Ушмы, Мөслим районының – Мәллә, Серганка, Шомбыт, Шәрәшле, Актаныш районының Агыйдел елгаларында, шулай ук Түбән Кама, Лаеш, Питрәч һәм Яшел Үзән районнарындагы күлләрдә башкарыла», - диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, быел Буа районында Карлы елгасының сул кушылдыгын чистарту күздә тотыла. Бүгенге көндә әлеге объект буенча аукцион игълан ителгән. Республика территориясендә дәүләт программасы ярдәмендә барлыгы 14 табигатьне саклау чарасы гамәлгә ашырыла, бу эшләргә 84 миллион сум (шуның 57,9 миллионы – федераль бюджет акчасы) сарыф ителәчәк.