Актанышта «Президент ярышлары» җиңүчеләрен бүләкләделәр
0
18
(Актаныш, 22 май, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). «Президент ярышлары»ның җиңүчеләре билгеге булды. Өч көн дәвамында Актанышта узган бәйгенең җинүчеләре бүген үзәк стадионында бүләкләнде. Җиңүгә ирешкән командаларны Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең спорт секторы җитәкчесе Лариса Габитова бүләкләде. Гомуми нәтиҗәләр буенча, авыл командалары арасында 1 урынны Зәй районы, 2 урынны Саба районы, 3 урынны Актаныш районы командасы алды. Шәһәр районнары арасында Мамадыш шәһәре 1 урынны, Азнакай шәһәре 2 урынны, Чаллы шәһәре 3 урынны алды.