«Манзара» премиясендә иң яхшы көрәшче исеме өчен егермеләп спортчы көч сынашачак
0
194
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 16 гыйнварда Татарстан башкаласында Казан дәүләт циркының яңартылган аренасында (Меңьеллык мәйданы, 2 йорт) ел саен үткәрелә торган «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак. Биредә татар эстрадасы артистлары концерты һәм көрәш буенча ярышлар була. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте. Көрәш буенча ярышларда егермедән артык иң яхшы спортчы катнашачак. «Манзара»спорт премиясе чемпионы исеме өчен Татарстан Республикасы районнары, шәһәрләре Сабантуй батырлары, Россиянең һәм дөньяның иң яхшы көрәшчеләре чакырылган. Алар — профессиональ спортчылар, бөтенроссия һәм халыкара турнирларда җиңүчеләр. Раил Нургалиев (Биектау районы), Муса Галләмов (Теләче районы), Айдар Алтынбаев (Әлмәт), Илнар Галимов (Яр Чаллы), Илшат Идиатов (Арча районы), Рәдис Сәмигуллин (Балтач районы), Радик Сәлахов (Әлмәт), Руслан Газизуллин (Лаеш районы), Ранис Гыйлаҗетдинов (Яр Чаллы), Константин Морозов (Мамадыш районы), Эльдар Хәмитов (Яр Чаллы), Айнур Сыртаев (Башкортстан), Делүс Закиров (Саба районы), Ришат Гайнетдинов (Минзәлә районы), Ришат Гайнетдинов (Минзәлә районы)), Руслан Абдуллин (Арча районы), Илдар Моратов (Башкортстан), Айгиз Зәйнетдинов (Башкортстан), Илдар Шабаев (Удмуртия) һәм башкалар. Проектта җиңүчегә чемпион билбавы бирелә. Көрәш абсолют авырлык категориясендә була. Батырлар соңгы мизгелгә кадәр үз көндәшләренең исемнәрен белмәячәк — жирәбә турыдан-туры цирк аренасында оештырыла. «Тамашачылар өчен сәхнәдә Татарстан Республикасының танылган артистлары, халыкара конкурсларда катнашучылар һәм талантлы җырчылар йолдызлыгы чыгыш ясый», диелә хәбәрдә. Тамаша 13: 00 сәгатьтә башлана.