Быел Мамадыш районында караклык турында җинаять эшләре саны арткан
0
131
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», « Нократ »). Ел башыннан бирде Мамадыш районы территориясендә караклык категориядәге 47 җинаять теркәлгән, бу 2019 елга караганда ике тапкыр күбрәк. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Полиция хезмәткәрләре профилактик чаралар үткәрүгә карамастан, әлеге категориядәге җинаятьләр теркәлүен дәвам итә.
Әйтик, агымдагы елның 20 октябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлегенә Мамадыш шәһәрендә яшәүче ханымнан билгесез затның караклык юлы белән гариза бирүчегә кредит рәсмиләштерүе, шуннан соң алдау юлы белән 300 000 сум күләмендә акча алуы турында гариза килде. Аңа Мәскәү номерыннан шалтыратканнар, ир-ат үзен «Альфабанка» хезмәткәре дип белдергән.
Ул ханымның банк картасы белән караклык операцияләре булуын әйтә. Ир-ат белән сөйләшү барышында ханым үзенең «Альфабанк онлайн» кушымтасына кергә. шуннан соң телефон номерына аңа код белән СМС-хәбәр килә. Хәбәрдә кодны беркемгә дә хәбәр итмәскә диелсә дә, ханым кодны әйткән. Ханым караклар әйткән номерга 300 000 сум күләмендә акчаны күчергән, диелә бу хәбәрдә.