Лаеш районы интеллектуаллары көмеш медаль алды
0
96
(Лаеш, 14 октябрь, «Татар-информ», «Кама ягы» ). Лаешның район мәдәният йортында өлкән буын уенчылары «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» форматында уен оештырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Интеллектуаль уенда Татарстанның Мамадыш, Алексеевск, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары командалары катнашты. Уенны үткәрү «Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне интеллектны һәм шәхесне үстерү аша эшкә урнаштыру һәм карьераларын үстерү» социаль проекты ярдәмендә мөмкин булды. Ул Россия Федерациясе Президент грантлары ярдәмендә Кадрлар менеджменты ассоциациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Район мәдәният йорты артистлары уенда катнашучыларны күңелле җырлар белән каршы алды. Чара дәвамында залда сәламәт көндәшлек атмосферасы хөкем сөрде. Командалар җиде кешедән торды: һәр командада йолдызлы капитан — «Рубин» ФК ветераны һәм алты катнашучы. Барлык уенчылар да команда рухын, фикер алыша һәм бергәләп дөрес җаваплар таба белүләрен күрсәтте. Чараны «Эшкуарлык» компетенциясендә «Абилимпикс-2019» Чемпионатының төбәк этабында җиңүче Виталий Куликов алып барды. Уен ике раундтан торды. Кем өчендер сораулар катлаулы тоелды, ә кемдер җиңел генә җавап бирде. Тематика шактый төрле иде. Мамадыш районы командасы җиңүче булды, аны капитан Юрий Ибраев тәкъдим итте. Станислав Чеблуков җитәкчелегендәге Лаеш районының Каипы авылы командасы икенче урынны яулады. Киеренке көрәштә өченче урынны Алексеевск районы командасы алды, аны капитан Әнвәр Мортазин тәкъдим итте. Мәдәни программа туристлык объекты — «Зөләйха күзләрен ача» күп серияле кинолентаны төшерү өчен декорация буларак төзелгән Семрук бистәсе буйлап экскурсия белән һәм кунакларга Лаешның истәлекле урыннарын күрсәтү белән тәмамланды.