Кукмара элеваторы 35 мең тонна ашлык кабул итте
0
86
(Кукмара, 12 октябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмара элеваторында ашлыкны төрле җирләрдән кабул итәләр, алар арасында Мамадыш, Арча районнары, Киров өлкәсе, Марий Эл республикасы да бар. Элеватор 35 мең тонна ашлык кабул иткән инде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык, дигән әйтем элеваторлыларга аеруча туры килә. Әлеге оешманың генераль директоры Гүзәлия Гизатуллинаның сүзләренчә, бүгенге көнгә кадәр алар 35 мең тонна ашлык кабул иткәннәр, әмма әле бу чик түгел, тагын 15 мең тонна кайтырга тиеш икән. Ә үткән ел ноябрь аена 25 мең тонна ашлык саклауга куелган булган.
«Безнең 45 мең тонна бөртек сыйдырырга сәләтле 12 складыбыз бар. Ашлыкны төрле җирләрдән кабул итәбез, алар арасында Мамадыш, Арча районнары, Киров өлкәсе, Марий Эл республикасы… Дүрт ашлык киптерү җайланмасы эшли, алар барысы да төзекләндерелде, быелгы уракка яхшылап әзерләнде», — диде ул.
Оешманың территориясе бик зур, элеватор — 10, ә катнаш азык цехы 4 гектар мәйданны били. Элеваторда быел башкарылган барлык ремонт эшләре якынча биш миллион сумга төшкән.
«Яңа җиһазлар сатып алынмады, бары тик лабораториядә рапсның кислоталылыгын тикшерә торган җиһаз булдырдык. Моның өчен хезмәткәрләрне укыттык, өйрәттек. Үткән ел катнаш азык заводы цехына гранулятор урнаштырган идек, быел экструдер сатып алмакчы булабыз. Шулай ук тиздән борай ярмасы җитештерә башлаячакбыз, аның документлары әзерләнеп бетте», — дип сөйләде Гүзәлия Гизатуллина.
Шулай ук элеватор карамагында бер кибет, ипи пешерү цехы, ашханә эшләп килә. Алар оешма хезмәткәрләрен генә түгел, бөтен район халкын хәләл ризык белән тәэмин итә. Җитештергән, саткан продукцияләре белән алар тулысынча үзләрен аклыйлар. Көн саен кайнар икмәк, камыр ризыклары пешерәләр, заказлар алалар. Быелдан икмәкне башка кибетләргә дә чыгара башлаганнар.
Элеваторда бүгенге көндә 80 кеше эшли. Хезмәт хаклары, салымнар түләү буенча бурычлар юк, диделәр. Карантин вакытында да эшчеләрне өстәмә ялга җибәрмәгәннәр.