Мамадыш районында яңа спорт комплексы эшли башлады
0
95
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында спорт белән шөгыльләнү өчен зал барлыкка килде. Спортзал Рифат Мотыйгуллинның элеккеге кондитер цехы урынында төзелгән. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Залда беренче булып Таканыш икътисади зонасы спортчылары шөгыльләнә башлаячак. Анда җиде авыл җирлеге һәм 22 торак пункт керә. Тренировка залы зур, шуңа күрә анда бер үк вакытта яшьләр дә, тәҗрибәле спортчылар да шөгыльләнә алачак, дип билгеләп үтә җирле җитәкчелек. Спорт комплексы ике каттан тора. Беренче катта тренажерлар куелачак, ә икенче катта футбол, баскетбол, волейбол һәм көрәш залы урнашкан.