Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

«Татар телен укыту методикасын яманлыйсы килми, ул үзгәрде»

0 189
«Татар телен укыту методикасын яманлыйсы килми, ул үзгәрде»
 «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре 19 сентябрьдә Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. Пандемия сәбәпле бер елга якын барган бәйгенең, ниһаять, җиңүчеләрен әйттеләр. Бәйгенең 1нче урын алган җиңүчеләре — Свердловск өлкәсе Әртә районы Әҗегол авылы урта мәктәбе укытучысы Дамир Каюмов һәм Казан шәһәренең 18нче урта мәктәбе укытучысы Альбина Яруллина . 2нче урынны Башкортстан Республикасы Илеш районы Базытамак урта мәктәбе укытучысы Илмера Ахунова һәм Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучысы Ландыш Әһлетдинова алды. 3нче урында — Чувашиянең Батыр районы 1нче Шыгырдан урта мәктәбе укытучысы Роза Айзатуллова һәм Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Нигъмәтуллина . ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли бүлек җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина бәйгенең мартта тәмамланырга тиешле булып та, пандемия сәбәпле финалның сентябрьгә күчерелүен әйтте. Бәйге 4 этаптан торган. Беренче этабы — мәктәп, икенчесе — район, өченчесе — берничә район зонасы, дүртенчесе — финал. — Бәйгедә 45 районнан 237 укытучы катнашты. Өченче этапта 9 зонада 50 укытучы көч сынашты. Иң югары балл җыйган 20 кеше финалга Казанга килде. Шул ук вакытта Россиянең 12 төбәгеннән 23 укытучы бәйгедә аерым катнашты. Төбәкләрдән финалга 12 укытучы сайлап алынды. Казанга килеп җиткән укытучыларны барысын да җиңүчеләр дип атарга була. Алар я беренче өчлеккә керә, я берәр номинациядә җиңүче дип таныла, — ди Энҗе Гыйззәтуллина. «Хәзерге методиканы яманлыйсы килми, ул үзгәрде» Бәйгенең финалын «Интертат» хәбәрчесе дә күзәтте. Финалга барып җитә алган берничә укытучы һәм оештыручыларның берсе белән сөйләшеп алдык. — Татар теле укытучылары һәрвакыт үсештә, яңалык эзләүдә. Бүгенге вәзгыятьтә педагогның максаты — балаларда һәм ата-аналарда туган телгә карата кызыксыну уяту, телне өйрәтү. Бик яхшы, матур дәресләр карадык. Алар инновацион методлар да кулланганнар. Мондый укытучылар булганда, милләтебезнең киләчәге өметле дигән фикер калды, — ди министрлыкның милли бүлек җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина. Соңгы елларда ялкау гына татар телен укыту методикасын сүкмәде. Белгечкә: «Методикага үзгәрешләр кертелдеме һәм аны ничек бәялисез?» — дигән сорау бирдем. Ул болай дип җавап кайтарды: — Сәгатьләр кыскару үзе үк методиканы үзгәртергә мәҗбүр итте. Методиканы камилләштерү буенча министрлык тарафыннан берничә ел рәттән эш алып барылды һәм ул укытучыларның дәресендә күренә. Бу безне куандыра. Укытучы Валерия Мещерякова чит телне укыту методикасын булдырып, Россиядә танылганнан соң, ул татар теле укытучыларына да семинарлар үткәрде. Аның дәресләре уен формасында сөйләм телен үстерүгә нигезләнгән. Башлангыч сыйныфларда татар телен начар белгән балалар белән эшләү өчен Мещерякова методикасының элементлары килеп керде. Тагын «Сәлам» дәреслеге кертелде. Әлеге методика да укытучыларның дәресләрендә күренә. Шуңа күрә хәзерге методиканы яманлыйсы килми, ул үзгәрде. Грамматиканың кирәк булган өлешенә генә игътибар бирелеп, күбрәк сөйләмгә басым ясала. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары да бу уңайдан үз фикерләрен әйттеләр. «Бүгенге көндә грамматиканың иң кирәкле өлешен генә бирәбез» Казан шәһәре 141нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Сөнгатуллина: — 26 ел эш стажым бар. 2 ел пионервожатый булып эшләсәм, калган гомеремне 141нче гимназиядә татар телен һәм әдәбиятын укытуга багышладым. Бездә татар теле һәм әдәбияты атнага өч сәгать укытыла. Соңгы елларда балаларның сөйләм телләре шомара. Рус төркемендә укучы балаларның сөйләм телен үстерүгә игътибарны арттырабыз. Максатыбыз — укучыларны татарча сөйләшергә өйрәтү. Бүгенге көндә грамматиканың иң кирәкле өлешен генә бирәбез. Гимназия укучыларының да, ата-аналарның да татар теле дәресләренә кызыксынуы артты. Балалар белән уртак тел таба, аларны кызыксындыра белергә кирәк. Иң беренче, укытучы үзенә мәхәббәт уятырга тиеш. Үзеңә уяткан мәхәббәт аша дәресеңне дә, туган телеңне дә яраттырырга була. Бәйгедә катнашу тәкъдиме яңгырагач, башта куркып калдым. Шулай да, анда катнашырга кирәк. Укытканда, син бары тик үзеңнең коллективыңда гына эшлисең. Бәйгегә чыккач, үзеңнең багажыңны барлыйсың, бик күп яңалык беләсең, остарасың. Катнашу авыр булды, сынаулары күп иде. Ул шулай булырга тиеш тә. Бәйгенең азагына барып җиткәнче мин сизелерлек ныгыдым һәм үз-үземә ышаныч артты. Таләпләренең берсе — шәхси интернет сайтыбызны булдыру иде. Бөтен булган тәҗрибәне туплап, шунда материаллар элдем. Әзерләнгәндә конкурсантларның дәрес эшләнмәләре белән интернетта таныштым, төрле басма чыганакларны, мәсьәлән, «Мәгариф» журналын кулландым. Әлеге бәйгедә икенче мәртәбә катнашуым. Беренче мәртәбә район этабыннан уза алмаган идем. Бәлки, финалга үтүемнең сәбәбе — тәҗрибә туплап килү булгандыр. «Укучылар татар теле дәресен көтеп алалар» Мамадыш шәһәре 2нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәлия Гыймазова: — Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамлап, 8 ел мәктәптә укытам. Бәйгедә беренче мәртәбә катнашуым. Авырлыклар туса да, уңышка ирештем. Бәйге укытучыга һөнәри үсеш бирә. Коллегалар белән очрашу, аларның дәресләрендә, мастер-классларында катнашу укытуда яңа төрле алымнар үзләштерергә мөмкинлек бирде. Һәр укытучыга да профессиональ бәйгеләрдә катнашырга киңәш итәм. Мин күбесенчә башлангыч сыйныфлар белән эшлим. Мещерякова методикасы буенча уен аша туган тел дәресләре бирәм. Укучылар шуннан кызык табалар, татар теле дәресен көтеп алалар. Минем үземә дә әлеге методика ошый. Югары сыйныфларда рус төркемендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча укытам. Олырак укучылар арасында да татар теленә кызыксыну артканы сизелә. «Безнең балалар дәрестә алган белем белән дә республикакүләм олимпиадаларда җиңү яулыйлар» Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Әһлетдинова: — Минем һөнәри конкурсларда катнашып, җиңүләргә ирешкәнем бар иде. Мәсәлән, Россиякүләм мастер-класслар бәйгесенең 2011 елгы җиңүчесе, «Авыл укытучысы — 2016» бөтенроссия бәйгесенең җиңүчесе мин. 2012 елда «Ел укытучысы» бәйгесендә катнаштым. Ул вакытта татар теле укытучылары өчен аерым номинация юк иде, шуңа күрә республика этабына үтеп булмады. Хәзер дүртенче ел татар теле укытучыларына аерым номинация чыгарыла. Бу татар теле укытучыларының абруен күтәрү өчен бик кирәкле яңалык булды. Гимназиябезнең миссиясе булып татар зыялыларын, лидерларын тәрбияләү тора. Укыту тулысынча татар телендә оештырылган, бары тик югары сыйныфларда кайбер фәннәр русча бирелә. Уңышларыбыз да бар. Без гуманитар юнәлеш буенча барсак та, укучыларыбыз төгәл фәннәрдән дә дәүләт имтиханнарын югары балларга бирә. Математикадан, физикадан, информатикадан туксаннан югары балл җыючы укучыларыбыз быел аеруча күп булды. Бездә чит төбәкләрдән килеп укучылар да бар. «Аларны ничек татарча укытасыз?» — дип сорыйлар. Беренче ел укуга авыррак керсәләр дә, икенче елдан без аларны фәннәрне татар телендә үзләштерә алырлык дәрәҗәгә җиткерәбез. Балалар татар мохитенә эләккәч, телиләрме, юкмы, татарча өйрәнәләр. Татар телен укыту Кәдрия Фәтхуллова дәреслекләре буенча оештырыла. Гимназиягә еш кына сәнгать, әдәбият әһелләре килә. Алар белән аралашу балаларда татар булуларына горурлык хисе уята. Гимназиядә рейтинг системасы бар. Укучылар төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып, үзләренә баллар туплыйлар. Югары балл җыйган 15 баланы район хакимияте чит илләргә, мәсәлән, Европага экскурсиягә җибәрә. Унбиш укучының унысы татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә уңышка ирешкән. Без татар теле дәресләре кими дип төшенкелеккә бирелеп ятмыйбыз. Киресенчә, үзебез белем арттырырга мөмкинлекләр эзләп табабыз. Безнең балалар дәрестә алган белем белән дә республикакүләм татар теле олимпиадаларында җиңү яулап кайталар. Быел Актаныш районыннан 32 укучы республика олимпиадасына барды. Шуларның 17се — безнең гимназия балалары. Алар җиңү яулап кайтты. Бу ике татар теле укытучысы өчен зур дәрәҗә инде. Без үзебезнең казанда гына кайнап ята торганнардан түгел. Балалар белән чит төбәкләргә дә чыгабыз. Мәсәлән, Санкт-Петербург шәһәрендә Пушкин укулары кысаларында үтә торган халыкара конференциядә өч ел рәттән катнашабыз. Без анда рус һәм татар әдәбиятын чагыштырып, проектлар яклыйбыз. Узган ел татар теле укытучысы җитәкчелегендәге «Ак җилкән» газетасы проекты белән бардык. Жюри әгъзаларына ул нык ошады һәм алар безгә Санкт-Петербург шәһәренең татар милли автономиясе белән танышырга тәкъдим итте. Шулай итеп, без татар диаспорасы белән дә аралашып кайттык. Әлбәттә, бу укучыларда татар теленә һәм әдәбиятына кызыксынуны арттыра. Югары уку йортына кергән укучыма бер кызыклы проект әзерләргә кирәк иде. Без аның белән бергәләп Әлфия Авзалова музее проектын эшләдек. Ике ел узгач, шуның нигезендә без гимназиядә Татарстанда Әлфия апага багышланган беренче музей ачтык.  «Унбишләп укучым Казанның һәм Уфаның югары уку йортларында татар бүлеген тәмамлады» Башкортстанның Илеш районы Базытамак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмера Ахунова: — Безнең мәктәптә быел 120дән артык бала укый. Элегрәк ул милли мәктәп дип санала иде, хәзер гомуми булып калды. Татар теле һәм әдәбияты фән буларак өйрәнелә. Башлангычларда һәм 8-11 сыйныфларда икешәр, ә 5-7 сыйныфларда өчәр сәгать бирелә. Без зур татар авылында яшибез. Мәктәпкә балалар сигез авылдан килеп укый. Дәреслекләр безгә Татарстаннан килә. Татар телен Сәгъдиева, ә әдәбиятны Хәсәнова дәреслекләреннән укытабыз. Башкортстанда да уку-укыту кулланмалары әзерләнде. Мин үзем дә авторлар исемлегенә кердем. Әлегә алар кулланышка тапшырылмады. Килештерү эшләре тәмамланганын көтәсе бар дип беләм. 1997 елда беренче мәртәбә Уфада «Ел укытучысы» конкурсында катнашкан идем. Егерме ел узгач, кабат шул конкурста катнаштым һәм беренче урынны алдым. 2018 елда Казанда туган тел мастер-классында катнашып, беренче урынны алып кайткан идем. Быел «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсында үземне сынап карарга килдем. Мин бу бәйгегә ярыш дип кенә карамыйм. Безгә ул төрле төбәктә эшләгән хезмәттәшләр белән танышырга, иң алдынгы методикаларны өйрәнергә мөмкинлек бирә. Без һәрвакыт Казанның кайгыртуын, ярдәмен тоеп яшибез. Шуннан башка эшләве авыр булыр иде. Бездә балалар тугызынчы сыйныфтан соң татар теленнән диктант яки изложение формасында бердәм республика имтиханын бирә. Мондый мөмкинлек тудырылганы өчен Башкортстан һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт. Тулаем алганда, ата-аналар туган тел буларак татар телен сайлый. Читтән кайткан кешеләр, катнаш никах корган гаиләләр арасында рус теленә өстенлек бирүчеләр бар, ләкин алар күп түгел. Бездә мари балалары да белем ала. Алар үз туган телләрен өйрәнә. Мәктәптә 26 елга якын эшлим һәм татар балаларыннан: «Татар теле кирәк түгел», — дигән сүзне ишеткәнем юк. Унбишләп укучым Казанның һәм Уфаның югары уку йортларында татар бүлеген тәмамлады. Бүгенге көндә укучым Алинә Шәехова Казанның 23нче лицеенда татар теле һәм әдәбиятын укыта. Рамилә исемле укучым Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университетының татар бүлеген тәмамлап, быел үзебезгә укытырга кайтты. Укытучының бөтен горурлыгы — аның укучылары бит. «Дүрт мәчет һәм мәдрәсәле татар авылында яшибез» Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Искәндәр Латыйпов: Ике меңнән артык халкы булган, дүрт мәчет һәм мәдрәсәле татар авылында яшибез. Мәктәптә 300гә якын бала укый. Барысы да татарча иркен сөйләшә. Татар теле һәм әдәбиятын өченче ел укытам. Аңарчы өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләдем. Мин 5-9 сыйныф балаларын укытам. Әдәбият атнага бер дәрес керә, татар теле дәрестән тыш факультатив формасында бер сәгать бирелә. Яңа гына 10-11 сыйныфларга да атнага бер сәгать татар теле бирделәр.  «Беренче сыйныфка татарча сөйләшә алмаган балалар килә башлады» Свердловск өлкәсе Әртә районы Әҗегол авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, бәйгенең җиңүчесе Дамир Каюмов: Мин татар авылы мәктәбендә 2001 елдан башлап татар теле һәм әдәбиятын укытам. Аңарчы Казанның 149нчы лицеенда һәм 13нче гимназиясендә барлыгы 15 ел эшләдем. Әни ялгыз калгач, туган якка кайтырга булдым. Мәктәптә 41 бала белем ала. Татар теле атнасына өч сәгать укытыла. Соңгы елларда чиста татар гаиләләреннән беренче сыйныфка татарча сөйләшә алмаган балалар килә башлады. Бу безнең өчен зур проблема. Тел мәсьәләсендә хәлне яхшыртыр өчен, иң беренче чиратта, ата-аналар белән эшләргә кирәк. Аларда татар теленә кызыксыну уята алсак кына ниндидер нәтиҗәгә ирешеп булачак. Олы сыйныф балалары татарча иркен сөйләшә. Бүгенге көндә эшли белгән укытучыга Свердловск өлкәсендә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Өлкәдә 17 мәктәптә татар теле укытыла. Бездә төрле конкурслар, олимпиадалар уздырылып тора, Казан чакыра. Екатеринбургта татар телендә «Саф чишмә» газетасы чыга. Анда материаллар бастырып була.



Мамадыш

Рустам Нигматуллин провел совещание по подготовке к пожароопасному сезону


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

«90% лесных пожаров – вина человека»: как Татарстан подготовился к пожароопасному сезону

Рустам Нигматуллин провел совещание по подготовке к пожароопасному сезону

На форуме «ПРО-защита» в Мамадыше школьники представили свои социально значимые проекты

С начала сезона клещи укусили 341 жителя Татарстана

Новости Татарстана

Внучка про деда на войне: Последнее его письмо было со словами «Готовимся к атаке»

На форуме «ПРО-защита» в Мамадыше школьники представили свои социально значимые проекты

Жительница Мамадыша: «С осколком разорвавшегося снаряда в груди дед прожил 22 года»

«1418»: выставка секции «Арт-фото» ТСХР в зале «Лаврушинский`15»


«Не можем по-другому»: семья из Мамадышского района собирает гумпомощь бойцам СВО

Проект 3-й разворотной петли на Мамадышском тракте в Казани прошел экспертизу

Топ пробок Казани. Где чаще всего стоят автомобилисты и пешеходы

Внучка про деда на войне: Последнее его письмо было со словами «Готовимся к атаке»


Из-за массового ДТП в Казани встал Мамадышский тракт

Минтранс сравнил платный Вознесенский тракт с ледовой переправой

Экспертиза разрешила возведение разворота на Мамадышском тракте в Казани

На форуме «ПРО-защита» в Мамадыше школьники представили свои социально значимые проекты


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов поздравил подписчиков с Днем родного языка и днем рождения Тукая


Частные объявления в Мамадыше



Загрузка...
Rss.plus
Персональные новости
Александр Градский

В Москве семью композитора Градского обязали убрать его машины с парковки концертного зала



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Киркоров оштрафован на 6 тыс. рублей за неуплату другого штрафа

Матильда Шнурова примерила откровенный наряд в сетку

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов – iTunes, Apple Music, Youtube Music, Яндекс.Музыка, ВК и Boom, Spotify.


Хачанов обыграл Баутиста-Агуту в третьем круге «Мастерса» в Мадриде

Самсонова победила Осаку и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Мадриде

Медведев рассказал, что у него не получилось в первом сете матча с Арнальди в Мадриде

WTA озвучила Елене Рыбакиной условия для становления второй ракеткой мира


Ryan Poles Needs A Last-Minute Review Of His Quarterback Scouting Notes To Ensure Nothing Is Missed

Chat log from R7 of 2024: Gold Coast vs West Coast

As residents complain of strong odors, Carroll officials pass moratorium on DAF storage

NYU Hospital on Long Island performs miraculous surgery