Татарстан Президенты Алабуга һәм Чистай тарихи җирлекләрен үстерергә кушты
0
226
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Якын көннәрдә Алабуга һәм Чистай тарихи җирлекләрен тотрыклы үстерү концепциясен әзерләү эше башланачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанны үстерү концепциясен тәкъдим иткән вакытта шундый йөкләмә бирде.
«Казаннан тыш, бездә тагын 13 тарихи җирлек бар. Бүген мин Алабуга һәм Чистай буенча бу эшне башларга йөкләмә бирдем. Казанның, үзләрен күрсәткән кешеләрнең тәҗрибәсе әлеге бурычны хәл итүдә кулланылачак», - дип искәртте Миңнеханов.
Казан, Зөя һәм Болгардан тыш, хәзерге вакытта белгечләр архив мәгълүматлары һәм урынны тикшерү ярдәмендә Биләр, Буа, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск һәм Татарстандагы тагын берничә торак пунктның чикләрен билгеләгән. Аларның территориясендә шәһәр формалаштыручы 500дән артык кыйммәтле объект һәм мәдәни мирас объекты төсмеренә ия 68 яңа объект ачыкланган.
«Бездә тарихи җирлекләр күп, аларның барысы белән дә шөгыльләнү зарур, шуларның иң зурлары – Чистай һәм Алабуга. Шәһәрләр елдан-ел үсә, аларда тарихи шәһәрләрне үстерүдә гомуми концепция кирәк. Боларның барысы да быел гамәлгә ашырыла башлаячак», - дип ачыклык кертте ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.