Мамадышта ярминкәләр 5 сентябрьдә башланачак
0
152
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Мамадышта ярминкәләр сезоны 5 сентябрьдә башланачак. Сәүдә рәтләре Совет урамында урнашачак. Бу турыда Мамадыш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Районның авыл җирлекләре, җирле фермерлар, шулай ук азык-төлек сәнәгате предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Районның икътисад бүлегендә хәбәр итүләренчә, 15 ярминкә узачак. График буенча, алар ике атнага бер тапкыр, шимбә көннәрендә узачак. Ярминкәләрнең өстенлеге шунда ки, фермерлар үзләре җитештергән продукцияне базарныкыннан түбән бәядән тәкъдим итә. Ярминкәләр 7:00 сәгатьтә башланачак.