Татарстанның биш районында бакчаларны язгы ташу сулары баскан
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстанның биш районындагы бакча кишәрлекләре язгы ташкын сулары астында калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Язын Чулман елгасы сулары яр буе территорияләренә җәелә. Бүгенге көндә Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Кукмара районнарында һәм Чаллыда су баскан урыннар шактый.
Тулаем алганда, 10 йорт яны һәм 14 дача кишәрлегенә зыян килгән, шулай ук Түбән Кама районындагы Кызыл Чишмә бистәсенең яр буе өлешен су баскан.
Су астында калган территорияләрдә урындагы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннарының оператив төркемнәре эшли, авыл җирлекләре башлыклары белән үзара хезмәттәшлек оештырылган. Хәбәр итү системасы тикшерелгән, кирәк булган очракта адреслы ярдәм күрсәтелә.
Вакытлыча урнашу өчен 1400 койка-урынга исәпләнгән дүрт пункт әзерләнгән. Әлегә эвакуация таләп ителми.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы республиканың дүрт районында 20 бакча кишәрлеген язгы ташу сулары басканлыгын хәбәр иткән иде.