Мамадыш районында 230 кеше карантинда утыра
0
36
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Бүгенгә Мамадыш районында яшәүче 232 кеше карантинда утыра. Алар коронавирус йоктыручылар белән элемтәдә булган, шулай ук Россиянең имин булмаган төбәкләреннән кайтучылар да бар. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе территориаль бүлегенең баш белгече хәзергә Мамадыш районында коронавирус йоктыруның яңа очраклары ачыкланмавын хәбәр итте.
Алдан 17 мамадышлының коронавирус йоктыруы турында хәбәр ителгән иде, аларның дүртесе терелеп чыккан. Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстанда 1006 кеше дәваланып терелгән.