Озын тәнәфестән соң, Мамадышта беренче пар өйләнеште
0
18
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Озын тәнәфестән соң, Мамадыш ЗАГСында беренче яшь пар никахын рәсмиләштерде. 12 майдан Татарстанда никахны дәүләт теркәве тантансын үткәрергә рәсми төстә рөхсәт иттеләр. Бу хакта «Нократ» яза.
Мамадыш районы ЗАГС бүлеге начальнигы Ландыш Шәйхетдинова сөйләвенчә, апрельдә белгечләр никахларны йөклелек, бала туу һәм «кайнар нокта»ларга командировкага китү очракларында гына терки ала иде.
Мамадыш ЗАГСында әлегә бер пар гына никахын рәсмиләштерде. Яшьләр язылышты һәм никахны теркәү турындагы таныклык алды.
Әлегә тантаналы теркәү чарасына гаризалар тапшырылмаган.