Мамадышта блок-постлар катгый режимда кизү тора
(Казан, 26 апреля, «Татар-информ»). Мамадышка керү һәм чыгу юлында көн саен хокук тәртибе сакчылары машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның чыгып йөрүгә рөхсәте булу-булмавын тикшерә. Патрульләр шәхси машиналардан тыш, такси белән йөк транспортын да тукта. Бу хакта «Нократ» яза.
Патруль составында полиция, ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, Росгвардия эшли. Коронавирус таралу сәбәпле, Мамадышта блок-постлар «Вятка» сәнәгать зонасы янында һәм Мамадыш-Кукмара юлында урнашкан. Алар 7.00-19.00 сәгатьләрдә эшли.
Туктатылган һәр машина йөртүчесе һәм пассажирлар белешмә яки электрон рөхсәтне күрсәтергә тиеш. Башка республика районыннан килүчеләр постта теркәлергә тиеш. Моның өчен ул шәхесен ачыклаучы документ, белешмә яки СМС-рөхсәт күрсәтергә һәм Мамадышка нинди максат белән килүен билгеләргә тиеш.