Мамадыш районы Югары Сон авылында Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Мамадыш районы Югары Сон авылы халкы шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып яши. 14 март көнне биредә Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Авылның мәдәният йорты каршында иртәдән яңгыраган күңелле музыка бар халыкны бәйрәмгә әйдәде. «Сон бизәкләре» фольклор ансамбле җырлы-биюле чыгыш ясады.
Бәйрәмгә килүчеләрне Карга боткасы, милли ризыклар белән сыйладылар. Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-биюләрен тирәнтен белгән, һәрчак күтәренке рухлы ансамбль коллективы республиканың зур сәхнәләрен тота.
Районның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова, аның авыллар буенча урынбасары Рәйсә Муллаәхмәтова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәлахов, район мәдәният йорты белгечләре халыкны бәйрәм белән котлады, иң изге теләкләрен җиткерделәр.