Мөселман яшьләренең татарча көрәш һәм күл көрәше буенча бәйгесе уздырылмый
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Чаллыда мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына 11 апрельдә ачылырга тиеш булган спорт турниры уздырылмаячак. Бу турыда Чаллы мөхәтәсибәте хәбәр итте.
Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу куркынычы белән бәйле карантин чарасы сәбәпле 25 мартта үткәрелергә тиешле балаларның Коръән уку бәйгесе һәм 11 апрелгә билгеләнгән татарча көрәш һәм күл көрәше буенча турнир уздырылмаячак, диелә бу хәбәрдә.
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән Россиякүләм турниры ел саен Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелә. Быел ул уникенче тапкыр узарга тиеш һәм Бөек Жиңүнең 75 һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана иде.
Үзләренең намаз укуларын дәлилләү өчен һәр спортчы, турнир алдыннан, әйтелеп киткән гыйбадәт кагыйдэләрен белү буенча тест уза. Ярышларда беренчелекне яулаган көрәшчеләргә кыйммәтле бүләкләр, ә җиңүче командага Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте кубогы тапшырылачак. Ә иң кыйммәтле бүләккә – олуг хаҗга юлламага җиңүчеләр арасында җирәбәдә отучы лаек була.
Былты ярышта Оренбург, Самара, Удмуртия, Башкортстан (Миякә, Мәләвез, Авыргазы, Октябрьский, Балтач, Борай, Мәчетле, Краснокама районнарыннан, Уфа шәһәреннән), Татарстанның Әлмәт, Әлки, Буа, Яңа Чишмә, Актаныш, Кукмара, Алабуга, Саба, Мөслим, Менделеевск, Азнакай, Мамадыш, Зәй, Минзәлә, Биектау, Балтач шәһәр- районнарыннан 116 спортчы катнашкан иде.