Мамадышта «Мин — татармын» конкурсы катнашучылары бүләкләнде
0
121
(Мамадыш, 4 март, «Татар-информ», «Нократ», Фирая Мингалиева). Халыкара туган тел көненә багышлап, «Мамадыш-информ» һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлекчәсе мәктәп укучылары арасында «Мин — татармын» дигән иҗади бәйге игълан иткән иде.
Бәйгедә 5-11нче сыйныфларда укучы балалар катнашты. Оештыручылар утыздан артык эш кабул иткән.
Конкурсның максаты булып телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле укучыларны барлау, катнашучылар арасында иҗади сәләтлеләрне ачыклау торды. Бәйгегә ирекле тамага язылган шигырь, хикәя яки әкиятләр кабул ителде.
Аларның иң яхшылары «Нократ» газетасында басылып чыкты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.