Кузбасста Мрассу елгасы йорт хайваннарын агызып китә
Кузбасста да язгы ташу башланды. Кемерово өлкәсенең Усть-Кабырза авылында төшерелгән күренешләр социаль челтәрләрдә таралды. Видеода Мрассу елгасының ташып агуы күренә. Су үзе белән йорт хайваннарын, төрле корылмаларны, ишегалдындагы кирәк-яракларны да агызып алып китә.
Intertat.ru