26 градус салкында апалы-сеңелле 3 һәм 6 яшьлек кызлар әниләрен эзләргә чыгып киткән
Иркутск өлкәсендәге Качуг бистәсендә 2 нәни кыз салкында өшеп үлә язган. Алар 26 градус суык булган көнне үзләре генә урамга чыгып киткән. Кечерәк баланың башлыгы да бәйләнмәгән булган. Аларны Росгвардия хезмәткәрләре тоткан.
Intertat.ru