Брянск өлкәсендә кабат тимер юлны шартлатып, вагоннарны аударганнар
РЖД хәбәр итүенчә, Брянск өлкәсендә тимер юлны шартлату нәтиҗәсендә, йөк төялгән 20 вагон ауган. Өлкә губернаторы Александр Богомаз, Снежетьская станциясендә шартлаткыч шартлавы нәтиҗәсендә, локомотив һәм 20 вагон ауганы хакында әйткән, дип яза «Коммерсантъ».
Intertat.ru