Зәйдә яшәүчеләр битлек тегүне дәвам итә
0
166
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Зәй халкы хәйриячелек максатларында битлек тегүне дәвам итә. Активистлар ике айда район идарәләре, хокук саклау органнары һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен 300 битлек текте. Бу хакта «Заинск-информ» хәбәр итә. Бүгенге көндә процесс туктамый, йөз битлек тегү белән шөгыльләнәләр. Үз-үзенүңне изоляцияләү режимы вакытында яшьләр ведомствосы хезмәткәрләре ялгыз пенсионерларга адреслы ярдәм күрсәтте. Активистлар азык-төлек продуктларын һәм медицина препаратларын китереп бирде, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!», шулай ук медицина битлеге тегү буенча хәйрия ярдәме күрсәтте.