Түбән Камада «Киләчәк безнең белән!» форумына төрле төбәкләрдән ике йөз кеше килгән
(Казан, 6 март, «Татар-информ»).«Түбән Кама Нефтехим» оештырган «Будущее за нами!» («Киләчәк безнең белән!») форумына ике йөзгә якын кеше — Россиянең алдынгы техник югары уку йортлары студентлары һәм предприятиедә эшләүче яшьләр килде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр итә.
Форумның идеясе һәм аны тормышка ашыру шактый үзенчәлекле. Дөньякүләм танылган компанияләр үзләренә эшче кадрлар эзләүнең төрле ысулларын куллана. «Киләчәк безнең өчен!» фестивале дә — «Түбән Кама Нефтехим» компаниясенең бу юнәлештә заманча якын килүе.
Форумда Татарстаннан гына түгел, Уфа, Йошкар-Ола, Чиләбе, Оренбург, Стәрлетамак, Түбән Новгород, Самара, Мәскәү шәһәрләреннән — барлыгы 14 уку йортыннан студентлар катнашты.
Өч көн дәвамында Түбән Каманың «Юность» сәламәтләндерү лагеренда узган форум кысаларында яшьләр предприятие эшчәнлеге, яшьләр сәясәте, социаль тәэминат, спорт һәм иҗади тормыш турында мәгълүмат алды, тәҗрибә туплады, аралашты, яңа дуслар тапты, һөнәри юнәлештә яңа мөмкинлекләр ачты.