Яшел Үзәндә маунтинбайк буенча Бөтенроссия ярышлары башланды
0
62
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә маунтинбайк буенча Россия беренчелеге, чемпионаты һәм Кубогы башланды. Татарстан шәһәре традицион рәвештә тау велосипедларында оештырылган ярышларны кабул итә.
Яшел Үзән районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярышларга Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Самара, Волгоград, Саратов һәм Ярославль өлкәләреннән йөзгә якын спортчы җыелган.
Ярышта катнашучыларны район башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде. Ул Яшел Үзәннең илнең барлык төбәкләрендәге спортчыларны үзенә җәлеп итү үзәгенә әверелүенә игътибар юнәлтте. «Без үзебезнең тарафтан сез Яшел Үзәндә үзегезне уңайлы хис итсен өчен барысын да эшләячәкбез, инфраструктураны яхшыртачакбыз», - дип белдерде ул.
Моннан тыш, ачылыш тантанасында муниципалитет башлыгы велоузышчы Дарья Гордеевага — велоспорт буенча Россиянең спорт мастеры таныклыгын, ә аның тренеры Людмила Петровага Рәхмәт хаты тапшырды.
Ярышлар өч көн дәвам итәчәк. Чемпионатта 2001 елгы һәм аннан өлкәнрәк егетләр һәм кызлар, беренчелектә исә 17-18 яшьлек спортчылар, шулай ук 15-16 яшьлек яшүсмерләр катнаша.