Шәхси йортта граната шартлаудан үлгән 3 кешенең кемнәр булуын ачыклаганнар
0
1157
Воронеж өлкәсендәге шәхси йортта граната шартлаудан 3 кеше һәлак булган, икесе зыян күргән. Шартлауның сәбәпләре билгеле түгел.
Фаҗига хәрби корал белән сак эш итмәү аркасында да чыгарга мөмкин дигән фараз да бар. Рәсми затлар бу вакыйгага кагылышлы аңлатма бирмәде. «Осторожно, новости» телеграм-каналы язуынча, граната шартлаудан хәрбиләр үлгән.
Шартлау Россоши шәһәрендәге шәхси йортлар территориясендә булган. Беренче мәгълүматлар буенча, бу йортта 5 ир-ат яшәгән. Аларның өчесе верандага чыккан һәм аларның берсе гранатаның чекасын тартып чыгарган.