Яңа «Спящая Красавица» һәм Владивостоктан балет: Казанда майда Нуриев-фест башлана
0
50
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Лилә Шәйхетдинова). 13 майда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXIV Халыкара классик балет фестивале спектакльләре күрсәтелә башлаячак. Спектакльләрдә төп партияләрне Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы театрлары солистлары башкара.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына әдәби бүлек мөдире Жанна Мельникова хәбәр иткәнчә, балет форумын Владивосток труппасы ача. 13 һәм 14 майда фестиваль кунаклары өчен Эльдар Алиевның «Тысяча и одна ночь» әсәре тәкъдим ителәчәк.
«Алиев версиясендә зиннәтле башкарылган декорацияләрне билгеләп үтәләр. Шулай ук әкиятнең фантазия атмосферасына тулысынча чуму өчен алар махсус эффектлар куллана. Тәнкыйтьчеләр биючеләргә катлаулы хореография ышанып тапшырылган дип яза. Без бу спектакльне зур кызыксыну белән көтәбез», — дип сөйләде Мельникова.
Фестивальнең иң көтелгән вакыйгасы Петр Чайковский музыкасына «Спящая красавица»ның яңа редакциясе премьерасы булачак, ул 18 һәм 19 майда узачак.
Фестиваль кысаларында Чайковскийның «Аккош күле» (20 май), Аданның «Корсар» (24 май), Минкусның «Баядерка» (26 май) һәм «Дон Кихот» (30 май) спектакльләре тәкъдим ителәчәк.
Фестиваль программасына шулай ук Резеда Әхиярованың «Алтын Урда» (22 май) һәм Арам Хачатурянның «Спартак» балетлары (28 май) кергән.
1 һәм 2 июньдә традицион гала-концертлар планлаштырылган.