Мы в Telegram
Добавить новость
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011 Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012 Март 2012 Апрель 2012 Май 2012 Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012 Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013 Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013 Июль 2013 Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014 Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014 Октябрь 2014 Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Хәмдүнә Тимергалиева: Беркайчан да ялагайлана белмәдем — «Ватаным Татарстан»

0 41

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Илнар Хөснуллин, Гөлинә Гыймадова). Татарстанның халык артис­ты Хәмдүнә Тимергалиева белән без хатын-кыз шәхесләрне кадерләү, сәхнә арты тормышы, җырны башкару хокукы турында сөйләштек. Ул һәрвакыттагыча турыдан әйтүе белән ихтирам, яратуыбызны яулап алды.

- Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, бездә хатын-кыз кадерен белү юк, хатын-кыз шәхесләргә һәйкәлләр дә салынмый, мактаулы исемнәр дә бирелми, дигән проблема күтәрде. Сез аның фикере белән килешәсезме?

— Хатын-кызга игътибар, чыннан да, юк дәрәҗәсендә. Әйтик, композитор Сара Садыйковага, үлгәч, Тукай премиясе бирделәр. Шагыйрә Лена Шагыйрьҗанга, үлем түшәгенә яткач, шушы мәртәбәле бүләккә ия булуын игълан иттеләр. Бу нинди эш инде? Иң талантлы кешеләргә игътибар юк, шул ук вакытта мәдәният дөньясына кичә генә аяк баскан кешеләр бөтен дан-дәрәҗәне җыеп ала. Бу арада «атказанган» исемен бигрәк каты тараттылар. Аңа радио-телевидениедә бераз күренгән, ә аерым бер генә концерт та куймаган кешеләр дә лаек булды. Сәхнәдә егерме бишәр ел эшләгән, концертлары белән бөтен Россияне иңләгән артистларны исә күрүче дә, белүче дә юк. Бу сүзне әйтүемне яратмаслар инде. Әнгам Атнабаевча әйтсәк, телем минем — дошманым минем. Шуңа күрә күбрәк дәшмәскә тырышам. Ләкин сез сорагач, җавап бирмичә булмады инде.

: Ә ни өчен хатын-кызга игътибар аз соң ул? Бер караганда, алар гел игътибар үзәгендә булырга тиеш кебек.

— Сине күрсеннәр өчен, сукыр чебен кебек, җитәкчеләр күзенә керә белергә кирәк. Мин гомеремдә дә алай эшләмәдем, ялагайлана белмәдем.

: Димәк, Казанга Уфадан килгәч, сезне күтәреп алучы булмады.

— Барысына да үз тырышлыгым белән ирештем. Эткәли тордылар, башыма суга тордылар, мин исә сикереп торып алга баруымны дәвам иттем. Фәкать үземә генә таяндым, үз көчемә генә ышандым. Нәрсә генә сөйләмәделәр, нинди генә гайбәт чыкмады. Кайчак, Хуҗа Насретдин кебек, үзем дә, әллә дөрес сөйлиләрме икән болар дип, шикләнеп куйган чак­лар булды.

: Сез «яшьләрне крышевать итәм» дип әйтергә яратасыз. Ә ул яшьләр өлкәннәрне санлыйлармы соң? Әйтик, күптән түгел Элвин Грей белән Салават арасында низаг чыкты. Элвин Грей Салаватның «Уфтанма», «Салкын чәй» җырларын җырлый башлады.

— Хәзер бит элеккеге җырларны сатып алалар. Әгәр Радик Юлъякшин (Элвин Грей) бөтен шартын туры китереп, бу эшне башкарган икән, алар арасында бөтенләй бәхәс булырга тиеш түгел. Элвин Грейның үз юлы, талантлы егет. Мин аны хәтта Татарстанның, Башкортстанның Майкл Джексоны дип әйтер идем. Салаватка калса, ул инде утыз ел тамашачысын тота, аның үз юлы, үз дәрәҗәсе. Аның кебек тамашачы белән эшләү бөтен кешенең дә хәленнән килми. Бер җырдан Салаватның хәтере калган икән, әле алар дошман дигән сүз түгел. Аңлашырлар. Яшьләрдә өлкәннәргә хөрмәт юк дип кис­тереп әйтмәс идем. Үземнән чыгып әйтәм. Мин 51 нче ел сәхнәдә, яшь буын артистлар миңа хөрмәт белән карый. Үзеңне ничек куясың бит.

: Чөнки «крышевать» итәсез…

— Ул сүзгә халык егылып китә инде. Ләкин дөресе шул: бөтен яшь артист миңа тартылып тора. Яраттыра белүнең сере гади: аларны яратырга кирәк. Борын астыңда юешең кипмәгән дип кимсетергә ярамый. Беребез дә җиде класс бетереп тумадык бит. Җыр ул шундый сәнгать: аны көне-төне өйрәнергә, үзеңне шуңа багышларга кирәк. Менә 71 яшемдә дә өйрәнәм бит әле. Көн дә өйрәнергә кирәк.

: «Галигә барам әле» дигән җыр турында сүз чыккач, күз алдына сез килеп басасыз. Үзегезне бу җыр белән бәйләүне ничек кабул итәсез?

— Ул җыр белән генә бәйләргә ярамый мине. «Галигә барам әле» тарихына килгәндә, халык арасында җырлана, ләкин җырчылар бик игътибарга алмый торган җыр иде ул. Моны эшкәртсәң, баетсаң, бик популяр булырга охшаган дип уйладым. Берүзем утырган чакта, төрле нюанслар кертеп, эшкәртеп тә чыктым. Беренче тапкыр бу җырны Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында башкардым. Уңыш бәйрәме иде ул. Тамашачыларның, мөгаен, күпчелеге колхоз рәисләре булгандыр. Чөнки бар да тук чырайлы. Җырлап бетердем, кул чаба болар. Аларның кул чабуыннан зал күкрәп тора. Тук кешеләр бит, хәл бар. Яратканнарын сизеп калдым да бөтен концертларда җырлый башладым. Һәр җирдә яратып кабул иттеләр. Берзаман азагында: «Галигә бармыйм әле, уйлап, уйлап тордым да Торна Зарифка барам», — дип җырлый башладым. Безнең авылда акылга зәгыйфь Зариф атлы егет булган. Буе озын булганга, Торна кушаматы тагылган үзенә. Алай-болай шукландык исә, әнкәй «Торна Зариф» дип сүгә иде безне. Бер истәлек булсын әле дип, шушы Торнаны җырга куштым. Безнең авыллар ишеткәч, көлүдән егылганнар ди. Авыл халкы өчен истәлек булып калды ул җыр.

Яратып башкарган җырларымның иң «коронные» — «Җомга көе». Минем әткәйнең җыры. Аны миннән сорамый-нитми алып җырлый башладылар. Аларга бик хәтерем калды.

Минем өчен иң кадерле берничә җыр бар. Болар — «Җомга», «Борай көе», «Чия­ле тау», «Галигә барам әле». Шушыларга эзләми-сорамый килеп кагылсалар, җанымны телгәләгән шикелле була. Мин бит әле исән, җырлыйм. Җиренә җиткереп җырласалар — бер хәл, ваталар, кыралар, кул-аякларын өзгәләп ташлап, гариплиләр кебек тоела.

Соңгы вакытта «Галигә барам әле» җырын үзем дә башкармый торам. Чөнки аны баянчы Рөстәм Вәлиевтән башка күз алдына да китереп булмый…

: Сәхнә кешесен иҗаты гына түгел, гайбәт тә күтәрә. Һәрхәлдә, күпләр үзләрен нәкъ менә шул юл белән танытырга тырышалар. Бу фикергә сезнең карашыгыз нинди?

— Гайбәт яхшы нәрсә түгел инде ул. Үзем дә интектем аннан. Мин — яхшы гаиләдә тәрбияләнеп үскән кеше. Әткәй мәдрәсәдә укыган, туганнарым да төшеп калганнардан булмады. Абыем урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләде. Бер апам орден-медальләргә лаек булды. Без — тәрбияле нәсел. Үзем халык алдында булдым, гомерем җырлап үтте. Бер көнне берәү Инстаграмда «намазга утырырга вакыт, ул гарип» дип язганнар. Шуңа җавап бирим әле. Беренчедән, нәселебездә гарип булганы юк, минем дә дүрт саным төгәл. Минем 51 ел буе җырлаган җырым — үзе намаз кебек ул. Әткәй — догалы кеше, мин исә вакыты җитмичә утырмыйм. Аны җиренә җиткереп, күңелең белән бирелеп эшләргә кирәк. Кеше алдында яулык бәйләп, «показуха» белән шөгыльләнүчеләрне җенем сөйми. Иман — калебемдә, Аллаһы Тәгалә — йөрәгемдә. Социаль челтәрләрдә булу-булмауга килгәндә, мин аңа энекәшем Илһам Шәриф килгәндә генә күз салам. Үзем гап-гади, төймәле телефоннан кулланам.

Виртуаль дөньяны үземә кирәксенмим. Чөнки анда пычрак күп, гайбәт күп. Чын тормышта яшәүгә, телефоннан аралашмыйча, күзгә-күз карап сөйләшүгә бернәрсә дә җитми.

: Сәхнә шәхси тормышка ничек тәэсир итә?

— Сәхнәнең шәхси тормышка бернинди катнашы юк. Барысы да кешенең үзеннән тора. Гомеремне сәхнәгә багышладым, гаилә корырга вакыт булмады, дип сөйләүне, гомумән, кабул итмим. Ул дөрес сүз түгел. Менә мин ялгыз. Ләкин ул сәхнәгә бәйле ялгызлык түгел. Тормышымда шулай килеп чыкты. Аны мин генә чишәм, минем генә эшем ул. Анда бер кешенең дә эше юк!

: Берничә ел элек биргән әңгәмәдә сез: «Мин тормыштан канәгать түгел», — дигәнсез. Бу сүз нәрсәгә бәйле?

— Мин беркайчан да канәгать түгел. Канәгать булсаң, тере мәет булырга кирәк. Бу сүз үзеңә яңа максатлар кую өчен әйтелде.

: Шул ук әңгәмәдә: «Хәерче булып туганмын, хәерче булып үләчәкмен», — дип тә әйткәнсез…

— Ни өчен әйтәм шул сүзләрне, чөнки Россиянең мин чыгыш ясамаган бер шәһәре дә калмады дип әйтер идем, Владивосток, Камчатка, Мурманскида булмадым. Урта Азияне алсак, Үзбәкстанны сигез мәртәбә урап чыктым. Беренче тапкыр Зиннур Нурмөхәммәтов белән бөтен шәһәрләрен урап чыктык. Аннары Габдулла абый Рәхимкулов, соңрак Илһам абый Шакиров белән гастрольләр оештырдык. Калганнарын үземнең коллектив белән эшләдем. Бөтен Россияне гиздем. Татарлар яшәгән авылларны, шәһәрләрне җәяүләп үттем дисәң дә, ялгыш булмас. Эшләгән дәверемдә каршылыклар күп булды, эш хакын түләмәделәр. Бер концерттан 6 сум 50 тиен ала идем. Бу — бер айга ашарга да җитми торган бик түбән хезмәт хакы. Шуңа күрә, хәерче булып яшәдем, дидем. Ярый әле кайбер авылларда мине хөрмәт иткән, иҗатымны яраткан колхоз рәисләре бар иде. Шулар итен, башка ризыкларын төяп җибәргәнгә, теге алты сумга сәхнә киемнәре тектерә идем. Берсе бигрәк тә исемдә калган: Кукмара районының Керкәвеч авылында Ясәви абый бар иде. Шул абый авылда клуб төзеткән һәм, Хәмдүнә килеп концерт куймыйча, клубка бүтән артистларны кертмим, дигән. Киров өлкәсеннән кайтып барганны белеп, юлда каршы алды һәм икенче көнне концерт куйдык. Әгерҗенең Девятерня авылында халык колхоз рәисеннән курыкмый, ояла иде. Анда эшкә чыкмыйча калган кеше юк иде. Менә шушындый төпле җитәкчеләр ярдәме белән хәзерге тормышка ирешкәнмендер, Хәмдүнә буларак танылганмындыр мин. Хәзерге тормышта исә Ельцин үзгәрешләреннән соң артистларның тормышы азрак үзгәрде. Үзеңә эшләү мөмкинлеге барлыкка килде. Мин дә шул вакытта азрак хәл алдым.

: Хәмдүнә апа, алда безне җанисәп сынавы көтә. Бу җәһәттән Башкортстандагы татарлар ничек саналыр икән? Үзегез шул якларда туып үскән кеше буларак, ничегрәк фаразлыйсыз?

— Мин үзем — татар кешесе. Явыз Иван Казан ханлыгын басып алгач, минем нәсел чукынмас өчен Башкортстан якларына күчеп киткән. Мин Казанга килмәдем, мин Ватаныма кайттым. Бу — документаль факт. Бу сорауга шуны гына әйтәм: бер кеше дә туганда татар яисә башкорт булырга дип гариза язмый. Әгәр ана теле дип татар телен саный икән, ул татар булып языла. Ана теле — башкорт теле икән, башкорт булып языла. Шул гына.

Хәзерге буын балалары бик яхшы тәрбия алган, яхшы тормышта яши. Шуңа да карамастан, аңсыз һәм җил кайсы якка исә — шул якка ава икән, бусы инде фаҗига. Ата-ана фаҗигасе. Димәк, ана сөте белән ана теле кермәгән.

Беләсезме, башкорт белән татар арасын карьера артыннан куучылар бутый. Шигырь язып шагыйрь булып китә алмаган, җыр җырлап җырчы була алмаган ярым-йортылар ике халыкны бер-берсенә капма-каршы китерә. Минем үземә атам дисеннәр шушында, ана телемне бирмим. Ул — изге.

: Кайвакыт талантлар кайный торгач, бутала торгач, шулпасы сәхнәгә түгелеп чыга. Сәхнәдәге тәртип турында әйтүем. Без бит сәхнә кешесе башкаларга тәрбия бирергә тиеш дип уйлыйбыз. Соңгы вакытта исә киресе килеп чыга.

— Безнең заманда артистлар арасында ыгы-зыгы булмаган дип уйлыйсыңмы әллә? Булган, әмма халыкка мәдәни тәрбия күрсәткәнен аңлаганга, тырнак асты керен халыкка чыгармаган. Моны үз-

үзен ихтирам итмәгән, артистлар тирәсендә йөрүче кешеләр эшли. Чын артистның мондый эшләргә вакыты булмый. Шушы ысул белән популярлашам дип уйлыйлар икән, ялгышалар. Популярлык түгел бу, артистлар исемен пычрату, абруйлы шәхесләрнең исеменә дә тап төшерү. Юк нәрсәдән бит ул! Нинди генә хәл килеп чыкмасын, халык безнең кухняны белергә тиеш түгел. Безнең миссия — мәдәни хезмәт күрсәтү. Халык артистның бәрәңге ашаганын да белергә тиеш түгел. Без серле булып калырга тиешбез.

Әңгәмәдәш — Илнар Хөснуллин,

Гөлинә Гыймадова




Владивосток

Самым популярным у российских туристов городом на майских стала Москва


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Стартовал финальный этап всероссийского футбольного турнира «Будущее зависит от тебя»

Самым популярным у российских туристов городом на майских стала Москва

«585*ЗОЛОТОЙ» назвала топ-10 самых популярных драгоценных камней в России

Ребята из Магадана в финале турнира "Будущее зависит от тебя"

Новости Владивостока

Стартовал очный курс повышения квалификации для руководителей образовательных организаций по проекту «Наука в регионы 3.0»

Стартовал очный курс повышения квалификации для руководителей образовательных организаций по проекту «Наука в регионы 3.0»

Начальник Управления Росгвардии по Приморскому краю поздравил с Днем Победы ветерана Великой Отечественной войны

За минувшую неделю сотрудники УВО 284 раза выезжали по сигналам «Тревога»


Одежда защитит. Врач рассказал, в каких регионах РФ клещи особенно опасны

Что окрасило в желто-зеленый цвет воды Амурского залива?

Путин: партнерство России и Китая надежно обеспечивает энергетическую безопасность

Работодатели Владивостока высказались о готовности принять на работу сотрудников с судимостью


Злоумышленник расстрелял несколько автомобилей на стоянке во Владивостоке

В финале Арктической стартап-экспедиции был представлен необычный дизайн украшений из Якутии

Что окрасило в желто-зеленый цвет воды Амурского залива?

Схемы пяти автобусных маршрутов изменят во Владивостоке из-за ремонтных работ на теплотрассе


Губернатор Приморского края Олег Кожемяко
Москва

Собянин рассказал о мерах поддержки предпринимательства в Москве


Частные объявления во Владивостоке



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Моргенштерн

Рэпер Моргенштерн поменял имя лейбла Bugatti из-за жалоб автомобильного бренда



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Владивосток на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Страдания юного Аюша Булчун

Продюсер Пригожин поддержал певицу Королеву после отмены ее номера в телеэфире

Пианист Мацуев: "Спартаку" нужно менять стратегию, чтобы бороться за чемпионство

Тагильский художник Александр Иванов создал металлическую скульптуру Булата Окуджавы в честь 100-летия поэта   


Соболенко — Коллинз: белоруска выиграла первый сет в полуфинале Рима

Теннисист Медведев может спуститься на пятое место в ATP после "Мастерса" в Риме

Теннисист Медведев может потерять свое место в рейтинге ATP

Виктория Азаренко пробилась в четвертьфинал турнира WTA в Риме


MTA reveals new electric buses, charging stations in Queens

Ange Postecoglou in spectacular touchline bust-up with fan before slamming ‘fragile’ Tottenham after Man City loss

Rory McIlroy masterclass secures dominant five-shot victory at Wells Fargo Championship

Citadel CEO Ken Griffin says the anti-Israel college campus protests are just 'performative art'