Актанышта район башлыгы кубогына шахмат турниры җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бөек Җиңүнең 77нче язын каршы алырга җыенган мизгелләрдә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов кубогына шахмат турниры оештырылды. Балалар иҗат үзәгенең тамаша залында җиңүчеләрне, бу шахмат ярышының ветераннарын бүләкләү узды.
Дулкынландыргыч та, күңелле дә тантана муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев катнашында булды. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Җиңүчеләр, яхшы уңышларга ирешкән командалар, шахматчылар билгеләнеп үтелде. "ПАНДЫ", "Интеллектуал" җыелма, Чаллының "Новгородские" командалары 1, 2 һәм 3 урыннарга лаек булса, алардан әз генә калышып "Буркина Фасо" һәм "Гамбит" Актаныш җирлегенеке 4, 5 урыннарга чыкты.
Уеннар киеренке, дустанә һәм гадел узды. Әлеге турнир матур традициягә әверелгәне дә ассызыкланды.