Түбән Новгород өлкәсенең Мәдәнә авылында «Тау шуу бәйрәме» оештырдылар
0
91
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты, Татар мәдәнияте үзәге артисты Рәфыйк Вәлитов Түбән Новгород өлкәсенең Мәдәнә авылында «Тау шуу бәйрәме» оештырды.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә авыл халкы һәм Мәскәү кунаклары катнашкан.
Бәйрәмгә килүчеләр төрле ярышларда (аркан тартышу, күзне бәйләгән килеш чүлмәк вату, итекне ераклыкка ыргыту) үз осталыкларын күрсәтте. Махсус мәйданчыкта Татар мәдәнияте үзәге артистлары: баянчы Рушан Локманов, «Ясмин» коллективы һәм җырчы Рәфыйк Вәлитов катнашында концерт булды.
Кунакларны кайнар чәй, пылау, шашлык, пәрәмәч белән сыйладылар. Бәйрәмдә катнашучылар барлык оештыручылар һәм артистларга чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Түбән Новгород өлкәсендә туып үскән Мәскәү шоумены Рәфыйк Вәлитовның бу башкаладан читтә гамәлгә ашыра торган беренче генә социаль-мәдәни проекты түгел. Артист сүзләренчә, аңа иң мөһиме — татар мәдәниятен һәм традицияләрен саклау өчен шартлар тудыру, диелә бу хәбәрдә.