Түбән Новгород татарлары Уразавылда Кави Нәҗмигә һәйкәл булырга тиеш дип саный
0
101
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). «Туган як» газетасы хәбәр иткәнчә, Түбән Новогород татарлары Кави Нәҗмигә Уразавылның үзәк мәйданына һәйкәл куелырга тиеш дип саный. Бу турыда Румия Хәмзина яза. Казанда якташ-милләттәшебез, язучы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың истәлегенә мемориаль такта ачылды . Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың бөтен сәяси җитәкчелеге һәм иҗади интеллигенция вәкилләре катнашты. Шушы мөһим чара узгач, редакциягә Түбән Новгород татарларының Казан шәһәрендәге якташлыгы рәисе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов шалтыратып үз фикере белән уртаклашты. Әлбәттә, бу бик тирән мәгънәгә ия вакыйга булды. Татар язучысын күптән инде болай зурлаганнар юк иде, ә бит аның исеме, ни кызганыч, озак еллар күләгәдә кала бирде. Югыйсә, бик зур язучы, зур җәмәгать эшлеклесе дә бит ул. Ярар, соң булса да, уң булсын, дигәндәй, Республика көнендә Казан Кави Нәҗмине таныды, зурлады. Рәхмәт, бик зур рәхмәт! Красный Островта туып-үскән Кави Нәҗми — иң мәшһүр Нижгар татарларының берсе. Безнең горурлыгыбыз! Ә туган ягында аның исемен мәңгеләштерү буенча нәрсә эшләнә соң?! Әлегә бу сорауга җавап бирү кыен. Ә эшләнергә тиеш! Бигрәк тә быел, язучының тууына 120 ел тулганда (15 декабрь). Инде барыгыз да беләсез, Уразавылдагы Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәлләре туган ягыбызның бизәгенә әйләнде. Миңа калса, Уразавылның шул ук үзәк мәйданында Кави Нәҗмигә дә һәйкәл булырга тиеш. Әлбәттә, быел ук булмас инде, әмма әзерлек эшләрен башларга була һәм кирәк тә. Ә менә район китапханәсенә язучы исемен бирү эшен быел ук башкарырга мөмкин. Шулай ук әдипнең туган авылында урнашкан Кави Нәҗми музеена дәүләт статус бирү мәсьәләсен хәл итәргә вакыт җиткәндер бит инде. Кыскасы, бөек якташыбызның 120 еллыгы туган якларында зурлап, олылап билгеләп үтелсен иде. Казан безгә үрнәк күрсәтте бит инде, — диде Рифат Фәттахов.