Россиядә коронавирус белән зарарлану очраклары алты миллионнан артып киткән
0
12
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус белән зарарлану очракларының гомуми саны алты миллионнан артып киткән, дип хәбәр иттеләр журналистларга оператив штабта. РИА Новости хәбәр итүенчә, узган тәүлектә илдә авыру йоктырган 23 770 кеше теркәлгән, ә пандемия вакытында — 6 006 536. Аларның 149 922се үлгән, 5 382 213 кеше тернәкләнгән. Кичә коронавирусның 24 633 очрагы теркәлгән. Үсеш темпы акрынлап түбәнәя бара — 0,41тән 0,4 процентка калган. Узган тәүлектә 784 кеше үлгән, 22 218 кеше дәваланганнан соң хастаханәдән чыккан. Яңа очраклар барлык 85 төбәктә теркәлгән. Аларның күбесе Мәскәүдә — 3188 (алдагы көнне 4007 иде), шулай ук Мәскәү өлкәсендә — 2478, Санкт-Петербургта — 1934, Түбән Новгород өлкәсендә — 527, Свердловск өлкәсендә — 491, Красноярск краенда — 490, Воронеж өлкәсендә — 465, Пермь краенда — 405, Кырымда 402 яңа очрак ачыкланган. Минималь күрсәткеч Чукоткада теркәлгән — сигез авыру, ә Ненец автономияле округында — 13. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматларына караганда, инфекцияле 190,5 миллион кеше исәпләнә, ә Джонс Хопкинс университеты 191 миллионга якынлашуын исәпләп чыгарган. Дүрт миллионнан артык кешене коткарып калып булмаган. Иң катлаулы вазгыять АКШ, Һиндстан һәм Бразилиядә күзәтелә. Россия, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматлары буенча, бу исемлектә дүртенче урында тора.