Татарстан йорт хуҗалыгы кеременә бәя бирү буенча сынау төбәкләренең берсе булды
0
93
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе йорт хуҗалыгы кеременә комплекслы бәя бирү проекты буенча сынау төбәкләренең берсе булды.
Сынау проектының төп максаты — гаилә һәм йорт хуҗалыгы реестрларын булдыру, аларның керемнәренә бәя бирү һәм ведомствоара хезмәттәшлек вакытында мәгълүматлар тапшыру алгоритмнарын тикшерү. Ведомствода алынган нәтиҗәләр административ исәпкә алу мәгълүматлары нигезендә керемнәрне бәяләү мөмкинлекләрен өйрәнергә ярдәм итәчәге турында сөйләделәр, дип яза Россия Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы.
«Без Административ мәгълүматларны чагыштыру өчен Федераль салым хезмәтен, Росстат һәм Россия Пенсия фондын җәлеп иттек — бу гражданиннан документлар җыйдыртмыйча, автомат рәвештә ни дәрәҗәдә тулы һәм төгәл мәгълүмат алу мөмкинлеген аңларга ярдәм итәчәк», — дип аңлатты Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
Шул ук вакытта ил Хөкүмәте Федераль салым хезмәтенең сынау проекты кысаларында адреслы социаль ярдәм күрсәтү программасын эшләп бетерүгә 167,9 млн сумнан артык акча бүлеп бирде. Боерыкны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.