Татарстан шәһәрләреннән килгән 65 бала Түбән Камада «Хәтер маршы»нда катнаша
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Хәтер маршы-2020» уза. Яшьләрнең кышкы походында Казан, Чаллы, Зәй, Столбище һәм башка шәһәрләрдән 65 эзләнү отряды катнаша. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Нефтехимиклар шәһәрендә яшьләр өч көн булачак. Монда алар төрле чараларда, соңгы көнне туганнар каберлеген ачуда да катнашачак.
Кичә кадетлар корпусында әлеге зур чараны ачу тантанасы үтте. Эзләнү отрядлары агитбригадалары биредә үз чыгышларын тәкъдим итте, фойеда Казанның «Легион» эзтабарлар отряды төрле чорларның хәрби формалары күргәзмәсен оештырды.
«Без хәрби-тарихи реконструкция, экспедицияләр, төрле урыннарга барулар, кыр җыеннары белән шөгыльләнәбез, — дип сөйләде безгә күргәзмә буенча экскурсияләр үткәргән 18 яшьлек Ангелина Кәлимуллина.
Григорий Китанов сәламләү чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген кайбер илләрдә алып барыла торган мәгълүмати сугыш шартларында тарихи хәтерне саклау темасы аеруча актуаль.
Түбән Каманың «Поиск» отряды командиры Владимир Котенков отряды Великие Луки янындагы сугышларда һәлак булган якташларыбызны табу өчен зур тырышлык куйды. Җомга көнне Түбән Камада күмеләчәк 19 сугышчының алтысы -Татарстаннан, шуларның икесе — Шәңгәлче авылыннан.