Путин Трампны җиңүе белән котлады
«Валдай» форумында Россия президенты Владимир Путин АКШ президентына кандидат Дональд Трампны сайлауда җиңүе белән котлады.
Ул Трампка шалтыратуның хурлыклы булмавын, әмма шалтыратмаганын әйтте. «Мин болай эшләмим, чөнки Көнбатыш илләре атна саен диярлек миңа шалтыратта, әмма кисәк туктадылар. Сөйләшәселәре килми икән – кирәк түгел», – диде Путин.
«Форсаттан файдаланып, аны җиңүе белән котлыйм», – диде Путин.
Путинның матбугат секретаре Песков Россия президенты Трамп белән инаугурациягә кадәр үк сөйләшергә мөмкин, дип белдерде.
Путин «Дональд Трамп үзенә һөҗүм вакытында үзен ирләрчә тотты», дип белдерде һәм аның үзен тотышына соклануын әйтте.
Россия президенты фикеренчә, «Трампны беренче президент срогында чукып бетергәннәр һәм ул аяк та атларга курыккан». Ә хәзер ул нишләячәк – билгесез, диде Путин.
Кремльдә моңа кадәр Путинның Трампны котлаячакмы-юкмы икәнлеге билгеле түгел икәнлеген әйтеп килделәр, һәм «турысынча яки читләтеп безнең илгә каршы сугышта катнашкан сүз дус булмаган ил турында бара» дип әйттеләр.
5 ноябрьдә узган сайлауда Дональд Трамп сайлаучыларның да, коллегия сайлаучыларының да күпчелек тавышын җыйды. Аның көндәше – Камала Харрис сайлауда җиңелүен таныды һәм хакимият Дональд Трампка тыныч юл белән тапшырылачак, дип белдерде.