Коми татар милли-мәдәни мохтарияте яңа җитәкче сайлады
0
375
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). 2021 елның 11 апрелендә Халыклар дуслыгы йортында Коми Республикасы татар милли-мәдәни мохтариятенең хисап-сайлау җыелышы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Сыктывкар, Ухта, Усинск һәм Вуктылдан килгән делегатлар иҗтимагый оешманың дүрт еллык эшчәнлеге турында хисап тотты, киләчәккә эш планнарын билгеләделәр һәм яңа рәис сайладылар. Көн тәртибе расланганнан соң, җыелышта катнашучыларны видеоэлемтә режимында Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов сәламләде. Ул делегатларга уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде. Җыелыш делегатлары Татар милли-мәдәни автономиясе уставына үзгәрешләр кертте. Татар милли-мәдәни мохтарияте советы әгъзаларын сайлау булды. Советның яңа составына 17 кеше керде. Коми Республикасында татар милли-мәдәни автономия рәисе итеп Мөхәссәма Хәмзә кызы Ончева сайланды. Татарлар - республикадагы иң күп халыкларның берсе, соңгы халык саны мәгълүматларына караганда, Коми краенда 11 меңгә якын татар яши.